Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бүген Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә

    Бу ел биредә яшәүчеләр өчен үзенчәлекле: ул ТАССР төзелүгә 100 ел тулу, тәтешлеләр өчен Тәтеш районының 90 еллыгы белән әһәмиятле.

    (Тәтеш, 30 август, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина). Тәтешлеләр Татарстанның уртак җитешлегенә үзләреннән өлеш кертә: ел саен яңа социаль объектлар корыла, медицина, мәдәният, мәгариф учреждениеләре ремонтлана, авылларда ФАПлар төзелә.

    Әлеге бәйрәм барыбыз өчен дә Татарстан җирендә тынычлыкта һәм татулыкта яшәүче халыклар бердәмлеген ныгыту символы булып тора.

    Юлия Пескова, Тәтеш: “Мин Татарстан исеме астындагы республикада, Тәтеш шәһәрендә тууым һәм үсүем белән горурланам. Биредә төрле буын яшендәгеләр тарафыннан нигез салынган нәтиҗәләрне кадерләп саклыйлар һәм арттыралар. Яраткан шәһәребез елдан-ел үзгәрә, яңа төсмер ала, шулай да үзенең кабатланмас күренешен саклый. Эш сөючән кешеләр ярдәмендә   Татарстан сәнәгать, спорт һәм рухи үзәк булып тора. Мин республикабызның киләчәге бәхетле булуына ышанам, аңарда һәрчак бары тик җитешлек, сәламәтлек, иртәгәге көнгә ышаныч булачак”.

    Фәһим Галимов, Келәш: “Мин үземнең республикам белән бик горурланам. Ул соңгы елларда бик нык үзгәрде. Бездә яшәүчеләргә яхшы булсын өчен күп эшләр башкарыла. Мин Тоншерма авылы мәктәбе директоры булып эшләүче буларак шуны әйтә алам, программалар буенча авылның мәдәният йортына һәм безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Тәтештә булганда, шәһәрнең дә матурлана баруына сөенәм”.

    Тәтеш районында туып-үсеп, Татарстан чикләреннән ары яшәүчеләр дә республиканың һәм шәһәрнең төзекләнә баруын күзәтеп торалар, моңа ихластан шатланалар.
    Ирле-хатынлы Лизуновлар, Түбән Варта: “Кешеләр җир йөзенең төрле урыннарында туа, кемдер эссе көньякта, кемдер Ерак Төньякта. Без ирем белән гаҗәеп матур Тәтеш шәһәрендә дөньяга килгәнбез, анда укыдык, яшьлегебез шунда узды. Дөньяда туган шәһәреңнән дә матуррак һәм гүзәлрәк урын юктыр, мөгаен. Без ирем белән Төньякта яшәп, туган шәһәребезне, тыныч урамнарны, ак чәчәкләргә төренгән бакчаларны, чал Иделне сагынабыз. Тәтештәге яңалыкларны күзәтеп барабыз һәм шәһәрнең ничек итеп яхшыруын, төзекләнүен күрәбез: ул төзелә, яңа микрорайоннар барлыкка килде. Мисалга, Көньяк – чиста, каралган, шәһәрдә Балыкчылык тарихы музее, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы бар, чәчәкләр күп. Үзәк парк гаҗәеп матур, анда без мәктәп укучысы булганда ук утырткан каеннар саклана, ә буа соклану уята. 

    Мәдәният йортлары, хастаханә, бала тудыру йорты яңартылган, 1нче мәктәп һәм башка бик күпләр төзекләндерелгән. Театр кием элгеченнән башланса, Тәтеш инде танылган баскычтан башлана, менә аны да матурлап ясасалар иде. Мул уңышлы киң кырларның фоторәсемнәрен карыйбыз, һәм мәгълүматларны күзәткәндә, Тәтеш районы – алдынгыларның берсе икәнлеген беләбез. Татарстан һәм яраткан шәһәребез алга таба да чәчәк атсын!”


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: