Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген – Татарстан Республикасында Матбугат көне

Район гәҗитен барлаучылар Һөнәри бәйрәмдә авангардчылар үз эшләре  турында сөйләделәр.

 

(Тәтеш, 19 май, "Тәтеш танңары").

Инга Сәфәрова, баш мөхәррир – җитәкче:
– Безнең гәҗит – республикада күп еллардан бирле чыгып килүче басмаларның берсе, Тәтеш районы тормышын яктыртучы бердәнбер гамәви мәгълүмат чарасы булып тора. Без бер гасырлык тарихы эчендә барлыкка килгән традицияләрне сакларга һәм дәвам итәргә тырышабыз. Без хөрмәтле ветераннарыбызга журналистика дәресе өчен рәхмәт белдерәбез, алар безгә киләләр, киңәшләрен бирәләр, язмаларыбызны анализлыйлар, барлык башлангычларда хуплыйлар. Бездә искиткеч коллектив булуына сөенәм, хезмәттәшләрем – ышанычлы кешеләр. “Авангард”ның һәр хезмәткәре эшен тулысынча җи­ренә җиткереп үтәргә тырыша, моның белән беррәттән үзенең хезмәтен чын күңелдән башкара, һәм бу минем өчен, җитәкче буларак, зур кыйм­мәткә ия. Яраткан укучыларыбызга без район тормышындагы мөһим вакыйгалар, эшләре һәм талантлары белән якташлары горурлана алырлык кешеләр турында хәбәр итәргә тырышабыз. “Авангард”ның озын гомерле булу сере – район вакыйгалары, Тәтеш районы тарихын булдыручы кешеләр турында язуга бәйледер дә, мөгаен. 103 еллык тарихы булган гәҗит үзенең укучыларында иң әһәмиятлесен – туган җирне ярату, йөрәккә якын районның рухи һәм матди ­байлыгын булдыручы буыннарның нәсел дәвамчыларына ­игелекле истәлеген саклый, дип саныйм.

Мәдинә Ибәтуллина, баш мөхәррир урынбасары:
– Кеше нинди дә булса кызыклы әйбер күрсә, аның бу хисләрне башка кешеләр белән уртаклашу теләге барлыкка килүенә, ышанам. Шулай итеп мин 7нче сыйныф укучысы булганда, үзебезнең бергәләшеп колхозга чөгендер алуда ярдәм итүебез турында беренче мәкаләмне “Авангард”ка язган идем. Аны бастырдылар һәм хәтта бүләкләү сыйфатында миңа журнал яздырдылар. Менә шул чакта, күрәсең,  беренче адымнар булгандыр да инде. Редакциянең барлык хезмәткәрләрен ихтирам белән искә алам. Алар үз эшенең осталары иде! Белем алып, туган районыма кайттым һәм гәҗит белән хезмәттәшлегемне дәвам иттем. Аннары еш кына китеп торулар булды – бу климат кына түгел, шулай ук эшчәнлек өлкәсен алыштыру да булды. Кайда һәм кем генә булып эшләргә туры килсә дә, каләм һәм кәгазьне онытмадым. Язмыш тарафыннан шулай язылган булгандыр күрәсең, күп еллар үткәннән соң мин редакциядә эшли башладым.

Елена Калашникова, баш мөхәррир урынбасары:
– Мәктәптә укыган чакларда ук мин туган ягым Буа­дагы район гәҗитенә кыска мәкаләләр яздым һәм бик тә журналист булырга теләдем. Хыялым бары тик 2015 елда гына чынга ашты. Шул чактагы баш мөхәррир Людмила Михайловна Путятинская миңа үземне журналист һөнәрендә сынап карарга тәкъдим итте. Күнегелгән яшәешне алыштыру бераз куркытса да, мин бу хакта бер генә дә үкенмим. Гәҗитнең хәзерге баш мөхәррире Инга Валериевна Сәфәрова 2018 елда үзенең урынбасары булырга тәкъдим итте. Бу тагын бер җитди һәм җаваплы адым булды. Бәхеткә, ул журналист эшчәнлеген туктатмады. Журналист булу – ул чарада була алмаган кешеләргә яки кечерәк авылда яшәп, беркем дә аның хакында белмәгән кеше турында район халкына җиткерү. Журналистның алар хакында Тәтеш районының һәрбер почмагыннан укучыларга  сөйләү мөмкинлеге бар. Безнең һөнәрдә тугры укучыларыбызның җавап сүзе буларак җибәргән язмаларыннан, шалтыратып әйтелгән хәбәрләреннән дә кадерлерәк берни дә юк, чөнки без алар өчен эшлибез.

Галина Таҗетдинова, корреспондент:
– Минем барлык хезмәт эшчәнлегем безнең район гәҗите редакциясендә узды диярлек. Типография хезмәткәрләренең үткән гасырда ничек линотипта эшләүләрен, хәрефләрдән юллар җыюларын, төпләнмәләр ясауларын искә алам. Эш барышы озак булса да, барысына да өлгердек, тәтешлеләр гәҗитне вакытында алдылар. Бергә эшләргә туры килгән хезмәттәшләремне җылы сүз белән искә алам. Вакытлар үзгәрде, яңа технологияләр барлыкка килде, шулай да иҗат рухы, коллектив булу һәм укучыларга төрледән-төрле мәгълүматларны җиткерү теләге – боларның барысы да хәзерге вакытта да зур әһәмияткә ия.   
Сания Сәмигуллина, мөхәррир – тәрҗемәче:
– Минем өчен хезмәтем – ул күңелдәге сүз һәм рухи байлыкны башкалар белән уртаклаша, үзүсешкә омтыла, район кешеләренә файда китерә алу һәм алар хакында язып, кешеләрне берникадәр генә булса да бәхетле итә алу мөмкинлеге. Әле тагын икеләтә җаваплылык та, таләпчәнлек һәм берникадәр тү­землек тә таләп ителә. Кешеләр, хезмәттәшләр белән аралашудан җан җылысы алам.  Райондашлар хакында язганда мин иҗат диңгезендә йөзәм, ә инде тәрҗемә вакытында хезмәттәшләрем кичергән тәэ­сирләрне, хис-кичерешләрне үз йөрәгем аша үткәреп, аларның күңел халәтен гәҗит укучыларга җиткерергә тырышам. Шуңа да хезмәтем минем өчен ул көндәлек тормышыма көч-кодрәт бирүче рухи азык.   

Энҗе Газизова, корректор:
– Элек, редакция яныннан узганда: “Мин дә биредә эшләсәм иде!” – дип уйлый идем. Һәм хыялым чынга ашты, мин гаҗәеп коллективта яраткан эшемдә хезмәт куям. Миңа Конфуцийнең: “Үзегезнең күңелегезгә хуш килгән эшне сайлагыз, һәм сезгә бер генә көн дә эшләргә туры килмәячәк”, – дигән гыйбарәсе ошый. Корректор  хезмәте бик җаваплы, шулай да кызыклы, кайчак­ларда үземне хаталар тикшерүче укытучы итеп тоям. Әле тагын вакытлыча дизайнер-версткалаучы эшен дә башкарам – ул шулай ук бик мавыктыргыч хезмәт. Гәҗит битенә язмаларны, фоторәсемнәрне урнаштырасың. Ә инде поч­тадан гәҗитне алып килгәч, үз хезмәтеңне күреп сөенәсең. Һәм бу бер кешенең генә түгел, ә бөтен коллективның хезмәт нәтиҗәсе.

Ирина Радушина, корректор:
– Корректор – ул язмаларны белемлелеккә тикше­рүче кеше, төрле ялгышлыкларны, хаталарны төзәтә. Мин шуның белән шөгыльләнәм.

Гүзәл Сумочкина, дизайнер-версткалаучы:
– Редакциядә эшли башлавыма иртәгә 6 ел була. Без өйгә караганда, күп вакытыбызны эштә уздырабыз, шуңа күрә коллектив белән без инде бер гаилә сыман. Бер-беребезне яхшы беләбез. Авыр чакларда бер-беребезгә ярдәм итәбез. Дизайнер-версткалаучы хез­мәтенең катлаулылыгы шунда, бер урында гына утырып эшләргә туры килә. Без гәҗитне басмага чыгару өчен атнага ике тапкыр Казанга җибәрәбез. Ул көннәрдә эш тыгыз була. Шулай да мин үземнең һөнәремне яратам.  

Алсу Җиһаншина, сайтның веб-мөхәррире:
– Эш – ул үз-үзеңне үстерүгә яки акча эшләү өчен мөмкинлек дияр күпләр, мөгаен. Элек әлеге сорауга җавабым билгеле иде: минем эшем һөнәри яктан үсеш алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Моның өчен белемем һәм производствода эш тәҗрибәм бар иде. Һәм мин нәрсәгә дә булса ирешергә туры килде, дип уйлыйм: хезмәт юлымны версткалаучыдан башладым, Людмила Михайловна Путятинская 2011 елда “Тәтеш таңнары” сайтын алып барырга тәкъдим итте. Бүгенге көндә минем хезмәтем – бөтендөнья челтәрен файдаланучыларга төгәл һәм дөрес мәгълүматларны җиткерүдән гыйбарәт.

Елена Андреева, баш бухгалтер:
– Әнием һәм әбием гомер буе бухгалтер булып эшләделәр.  Хезмәт стажым инде 28 елдан күбрәк, шуның 25е – бюджет өлкәсендә. Чыгымнарны гы­на түгел, шулай ук керемнәрне дә хисаплар өчен һәр­вакытта да коммерция оешмасында эшлисем килгән иде. Һәм менә шул көн килде, “Авангард” гәҗитенең баш мөхәррире Инга Валериевна Сәфәрова миңа баш бухгалтер вазифасын тәкъдим итте. Шулай итеп, баш оешмада әңгәмә узып, эшләргә керештем. Башта кыенрак булды, әмма вакытлар узу белән мин зур җаваплылыкка һәм күп эшләргә кирәклегенә җайлаштым.

Әминә Абдуллина, реклама буенча белгеч:
– Редакциягә мин корректор булып эшкә килдем, әлеге вазифаны реклама буенча белгеч хезмәте белән берләштереп эшләгән чаклар да булды. Хезмәтем кешеләр белән аралашуга бәйле. Һәркемгә дөрес юнәлеш бирергә тырышырга кирәк, шуңа күрә игълан һәм котлауларның текстын сайлауда, аларны матур итеп җиткерүдә ярдәм итәргә тырышам.

Сергей Тойкин, шофер:
– Редакциядә күптән түгел генә эшлим, коллектив ошый. Күбрәк ерак юлларга йөрергә яратам. Шофер юлдагы хәлләрне тоемлый белергә тиеш, чөнки кешеләрнең гомере шуңа бәйле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Районыбыз хәбәрләрен, республика, ил яңалыкларын яктыртучы "Тәтеш таңнары", "Авангард" газетасы редакциясенең иҗат коллективын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән Татарстан Матбугаты көне белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар, актив укучылар телибез!!

    2
    X