Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле мизгел тиз уза һәм кабатланмый

Узган атнада район газетасы редакциясендә ике конкурста катнашкан җиңүчеләр призлар алдылар.

Олы Тормы мәктәбеннән Рәсим Җамалетдинов (9 яшь) кроссвордка дөрес җаваплар җибәрде.
Җиңүченең әнисе - Фәния Әхләм кызы әйткәнчә, яраткан фәне рус теле һәм әдәбияты булса да, улы әлеге кроссворд өстендә кич буе утырган. Рәсим зирәклек күрсәтеп, фантазиясен эшкә җигеп, хикмәтле сорауларга төгәл җавап бирә алган.
Кроссвордның дөрес җаваплары газета сайтында - http://www.tetyushy.ru/ урнаштырылды, ә редакциядә җиңүченең әнисенә улы өчен приз тапшырылды.
"Бу мәхәббәт!" фотоконкурсы сайттан файдаланучылар арасында бәяләмәләр һәм зур яңгыраш тапты. Конкурска ун фотоэш куелды. Приморье краеның Находка шәһәреннән Галина Дьяконова диңгез култыгы күренеше белән бик матур фото урнаштырган.
Нина Малькина белән Анжелика Карягиналар хуш исле чәчәкләр арасында фотога төшкәннәр, күпләр сөйгәне белән бәхетле мизгелләрен гәүдәләндергән рәсемнәрне җибәргәннәр.
Сайтта тавыш бирү юлы белән Наталия һәм Михаил Маргаринтлар җиңүче булдылар. Конкурсларда катнашучыларның барсына да рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев