Бидәңге мәктәбендә “Сәламәт булып үсәбез” тематик атналыгы уза
Балаларда кызыксыну уянган һәм алар тагын кыяр һәм башка яшелчәләр утыртырга теләк белдергәннәр.
(Тәтеш, 7 март, «Тәтеш таңнары»). “Сәламәт булып үсәбез” тематик атналыгы кысаларында балаларның танып белү эзләнү эшчәнлеген үстерү максатында Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемдәге балалар тәрбияче апалары белән суган утыртканнар.
Алдан утырткан суган белән чагыштырып, һәр атна саен нинди үзгәрешләр барлыгын билгеләгәннәр. Балаларда кызыксыну уянган һәм алар тагын кыяр һәм башка яшелчәләр утыртырга теләк белдергәннәр.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев