Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бик матур бүләк ясаганнар

Зур Әтрәч авылы китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллинадан җылы эчтәлектәге хат алдык.

(Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

Зур Әтрәч авылы китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллинадан җылы эчтәлектәге хат алдык.
– Җирлектәге “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев Инвалидлар көне уңаеннан Хатыйп Сәгъдәтуллинга 2022 елның беренче ярты еллыгына “Тәтеш таңнары” газетасын рәсмиләштереп, бик матур бүләк ясаган. Моңа ул чын күңелдән шатланган, – диелгән хатта. 
“Мине һәм гаиләбезне сөендергәне өчен Радик Галимҗан улына рәхмәт. Ул җирлектәге бәйрәмнәрдә авыл кешеләренә, Өлкәннәр көне яки башка төрле чаралар булсынмы, һәрчак игътибарлылык күрсәтә. Эшендә зур уңышлар юлдаш булсын. Безгә эшләгән яхшылыгы, игелекле гамәле үзенә әҗер-савап булып кайтсын иде. Хәзер инде йортыбызга атнага ике тапкыр килүче газетадан район яңалыкларын, якташлар турындагы язмаларны  яратып укып барабыз. Ә инде редакция хезмәткәрләренә иҗат чишмәләренең саекмавын, рух күтәренкелеге теләп калабыз, диде Хатыйп абый аралашкан вакытта”, – дип язган авыл китапханәчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев