Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бик тиз эшләделәр

Тәтешле Хәнифә Кәлимуллина күптән түгел генә тормышында булган шатлыклы вакыйганы безнең белән дә уртаклашты.

(Тәтеш, 17 июнь, “Тәтеш таңнары”, Динә МАНСУРОВА). –  Миңа 92 яшь, –  дигән сүзләр ишетелде телефоннан.

Гагарин урамында яшим. Сараемның түбәсеннән су үтә башлагач, бик борчылдым. Район башлыгы Рәмис Сафиулловка ремонт ясар  өчен ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Озак та үтми эшчеләр килеп тә җитте, барысын да ясап та куйдылар. Ихтирам сүзләрем чиксез, мин аларга шулкадәр рәхмәтле! Тәрәзәдән сараемның яңа түбәсенә карыйм да сөенеп туя алмыйм!

– Эшне бик тиз башкардык, – дип хәбәр итте безгә “ТетюшиЖилсервис” ҖЧҖның күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтү һәм файдалану буенча мастеры Олег Бильгильдеев. – Район башлыгы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулевка күрсәтмә бирде һәм ул, үз чиратында, хуҗалык корылмасын ремонтлар өчен агач материаллары юнәлтте. Безнең предприятие профнастил белән тәэмин итте. Эшне Ринат Дишаев белән Николай Пронин зур тырышлык куеп башкардылар. Хәнифә Габдрахман кызының хезмәтләрдән канәгать калуына без бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев