Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биредә авыл тарихы һәм китаплар зирәклеге саклана

Түбән Тархан авылы китапханәсенең 70 елга якын инде үзенең яраткан укучылары өчен ишекләре һәрчак ачык.

(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Китап сөючеләрнең төрле буыны  – төрле яшьтәге, төрле кызыксынудагы балалар һәм олылар, китаплар дөньясы белән хозурланыр өчен, бирегә бик теләп килә. 

Үткәндәге китапханәнең киләчәге бар
Китапханәче Гүзәл Шәмсет­динова бүгенге көндә һәркемне елмаеп каршы ала, ул игелекле, итәгатьле, хезмәт сөючән, китаплар сайлаганда һәрвакытта киңәш бирә һәм ярдәм итә. Яшерен-батырын түгел, авылда мәгърифәтчеләргә җиңелләрдән түгел. Интернет кызыксынуны алыштыра, әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, китапханә эшли дә, үсеш тә ала, укучыларны җәлеп итәр өчен, яңа кызыклы мөмкинлекләр таба. Гүзәл Наил кызы ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үзәк китапханә тарафыннан оештырылган “Минем китапханә тарихы” дигән иң яхшы мәгълүмати нәтиҗәләрнең район бәйгесендә катнашкан һәм үзенең эзләнүләрен район гәҗите редакциясе белән дә уртаклашты.

Материалны бөртекләп җыйган
“Кешеләргә үз туган ягы, туган авылы тарихының һәрбер бите кадерле. Мин аралашкан барлык өлкән буын кешеләре китапханә белән бәйле үз хатирәләрен бик теләп уртаклашты, – дип башлады әңгәмәбезне Гүзәл Шәмсетдинова. – Элекке Сембер өязенең Түбән Тархан авылына 1765 елда  нигез салынган, анда 412 кешесе булган 50 йорт хуҗалыгы булган. Ул елларда китапханә турында беркем дә уйлап карамаган, әлбәттә. Сөрелгән хуҗалыкларның йортларыннан 1939 елда бина төзелгән, анда авыл Советы, башлангыч мәктәп һәм китапханә урнаштырылган, биредә Һадия Мингали кызы Шиһапова эшли башлаган.

Рәсемдә: Гүзәл Шәмсетдинова шәфкать туташы Валентина Малова белән “Яман
гадәтләргә – юк” акциясе вакытында

Аннары анда Фидаи Фәйзрахман улы Якупов хезмәт куйган. Китапханәдә китап­лар һәм гәҗитләр әллә ни күп булмаган, шулай да кичләрен бирегә авыл яшьләре җыелган, ә көндезләрен авыл агитаторлары – укытучылар килгән. Алар күмәк агитация эшләре алып барган. 1952 елда клуб бинасында китапханә ачылган, шул вакыттан аның тарихын санау башланган. Китапханә җитәкчелеген Зәйнәп Фәттахова кабул итеп алган. Ачылу көненә китапханәнең китап фонды 725 данәне тәшкил иткән. 1965 елда Любимовкадагы китапханә ябылгач, барлык китапларны – 4806 данәне – Түбән Тархан китапханәсе кабул иткән. 1966 елда анда Вәлия Мортазина эшкә җибәрелгән. Ул монда 1968 елның сентябренә кадәр эшләп, Олы Тарханның зона китапханәсенә күчкән. Зәйнәп Фәттахова үз эшенә кире кайткан.
“Татарстан” колхозы 1974 ел­да пар белән ягыла торган кирпеч бина төзегән, анда клуб һәм китапханә урнашкан. 1978 елның сентябрендә китапханәне, элек Олы Тарханның зона китапханәсенә мөдирлек иткән Таһирә Булатова кабул итеп алган. Китапханәдә кирәкле тәртип урнаштыру һәм аны алдынгылар рәтенә бастыру өчен, аңа шактый көч һәм хезмәт куярга туры килгән. Таһирә Әхмәт кызы берничә тапкырлар “Социалис­тик ярыш җиңүчесе” исеменә лаек булган. Район “Тәтеш таңнары” гәҗите битләрендә китапханәдә уздырылган кызык­лы чаралар турындагы язмалар басылып торган. Аның тарафыннан ясалган “Авыл тарихы – халкыбыз тарихы”, “Китапханә тарихы”, “Бөек Җиңүгә 50 ел” дигән альбомнар бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклана. Таһирә Булатова лаеклы ялга чыккач, 2013 елда китапханәгә мөдир итеп Миңзифа Сәгыйтова билгеләнгән. Миңзифа Хәбир кызы китапханә кешеләргә мәдәни ял үзәге булып калсын өчен күп көч куйды. Китапханәдә эшләүчеләр башлап йөрүендә һәм оештыруындагы “Буш сә­гатьтә” дип исемләнгән тер­лек­челәр клубы озак еллар дәва­мында эшләп килә.
Мин дә китапханә эшләсен һәм якты, кунакчыл йорт буларак сакланып калсын, аның бусагасын атлап кергән кеше үзен гаҗәеп китаплар зирәклеге дөньясына эләксен өчен дүртенче ел тырышып хезмәт куям”, – дип күтәренке рухта сүзен тәмамлады Гүзәл Наил кызы.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев