Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биредә бәхет яши

“Әкият” балалар бакчасы сигез ел дәвамында мәктәпкәчә яшьтәгеләрне экологик тәрбияләү буенча ресурс үзәге һәм аларны татар теленә өйрәтү өчен база мәйданчыгы булып тора.

Балалар бакчасы һәр иртәдә гөр килеп тора: әниләре һәм әтиләре, әбиләре һәм бабайлары белән бергә сабыйлар мавыктыргыч һәм кызык­лы мизгелләр бүләк иткән кайгыртучан тәрбия­челәр янына ашыгалар. Без дә мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм аларның остазлары белән танышыр өчен “Әкият”кә юл алдык.

Йокы сәгате вакыты. Коридор буйлап барабыз, стеналар Мактау тактасын хәтерләтә – андагы грамоталар, дип­ломнар, рәхмәт хатларының саны шулкадәрле күп. Мәктәпкәчә учреждение 2014 елда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” Респуб­лика смотр-бәйгесендә җиңде һәм бер миллион сум грантка ия булды. “Бу акчага бинаның эчке ягын ремонтладык, төрле җайланмалар, уен рәвешендә аң-белемне үстерүче материал, интерактив такталар сатып алдык, керү юлына тимер ишекләр урнаштырдык”, – ди мөдир Татьяна Яшукова. Бер елдан соң “Әкият” коллективы “Балалар бакчасында белем бирү барышын иң яхшы оештыручы” Рес­публика бәйгесендә җиңү яулады һәм 500 мең сум күләмендә грант алды. Әлеге акча балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә, аерым алганда, уен шәһәрчеген сатып алуга тотылган, ул хәзер дә әле сабыйларны сөендерә. Ә “Әкият” хезмәткәрләренең  экологик тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары турында бик озак сөйләп булыр иде: бу “Эколидер” бәйгесендә беренче урын алу да, коллективның “Чиста яр” акциясендә катнашкан өчен парк җиһазы белән бүләкләнүе дә, “Эко-мәктәп/Яшел әләм” Халык­ара программасында алдынгылар сафында булуы да, “Кечкенә тикшерүчеләрнең беренче адымнары” фәнни-гамәли конференциясендә призлы урыннар яулау да. Балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәгеләрне экологик тәрбияләү буенча педагогия идеяләренең Бөтенроссия фес­тивале даими рәвештә уза, анда катнашучыларның географиясе ел саен киңәя бара. Мондый тәрбиянең мөһимлеге нәрсәдә, дигән сорауга Тамара Николаевна болай дип җавап бирде: “Без әлеге өлкәдә башлангыч культураны һәм белемне тәрбиялибез. Балалар белән бергә чараларда катнашып, ата-аналар да күнекмәләр ала”. Әниләр һәм әтиләр турында әйткәндә, алар нарасыйларының балалар бакчасында көннәрен ничек үткәрүләрен беләләр, шулай ук, тәрбиячеләр һәм мөдир әйтүенчә, бәйгеләр уздырганда, территорияне төзекләндергәндә зур булышлык күрсәтәләр. 

“Әкият”тә экология белеме һәм балаларны татар теленә өйрәтү өстенлекле юнәлеш булуга карамастан, биредә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә сәнгать-эстетик үсешкә аерым игътибар бүлеп бирелә. Физик культура буенча инструктор Татьяна Петрова, музыка җитәкчесе Лилия Минневәлиева һәм Әнүзә Абдрахманованы да билгеләп үтү зарур. Алар ярдәмендә сабыйлар шундый югарылыкларга ирешәләр. “Йолдызлык” эстрада сәнгать фес­тивалендә, кече спорт олимпиадасында һәм башка бәйгеләрдә  даими җиңүләр яулыйлар.
“Әкият”тә районда бердәнбер логопед төркеме эшли. Мөдир сүзләренә караганда, агымдагы уку елында аңа йөргән өчен түләүне район җитәкчелеге ярдәмендә гадәти төркемгә йөрүчеләр өчен уртача түләү белән тигезләштерергә насыйп булган.

Педагоглар һәм тәрбиячеләрнең эшчәнлеге үсә – алар Тәтештәге 2нче урта мәктәп, “Сабый” балалар бакчасы, “Көнь­як” ТИҮ, кадет интернат-мәктәбе вәкилләре белән бердәм чараларда даими катнашалар. Соңгысы белән озак вакытлы хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

Үсеп килүче буынның уңышлы адымнарындагы серләрнең берсе – коллективның бердәм хезмәт нәтиҗәсе. 
“Хезмәткәрләрнең барысы да  иҗади яктан сәләтлеләр. Мисалга, тәрбиячеләр Ирина Майорова белән Тамара Торгайкина яңа идеяләрен гамәлдә тормышка ашыралар, ә Наталья Тарасова төрле бәйгеләрдә призлы урыннар ала”, – ди мөдир.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең һәм педагогларның барлык казанышларын гәҗит битләрендә санап чыгу мөмкин түгел, әмма бер нәрсә бәхәссез: “Әкият”тә моңсуланырга һәм ямансуларга вакыт юк, чөнки биредә бәхетле мизгелләр шактый күп була!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев