Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биредә сулавы да җиңел

Районыбызда яшәүчеләрнең кайберләре Кашка авылын Швейцария белән чагыштыра – әлеге урыннар шулкадәрле үзенчәлекле һәм гүзәл.

(Тәтеш, 11 июль, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы). Июнь азагы. Күктәге кояш югары күтәрелгән, ә аның тигезлегендә бөдрә болытлар йөзә. Асфальт түшәлгән юлдан авылга таба борылабыз, бераз читтәрәк, юл кырыйларында ап-ак ромашкалар сибелеп утыра.

Авылга керәбез: сулда торак пунктка якын ук диярлек урман терәлеп тора, уңда, офыкта – калкулык, анда шулай ук хәтфәдәй яшеллек җәйрәп ята. 

Җирле яшәүчеләрдән Каш­­каның өлкән яшьтәге кешеләре хакында белешәбез. Авыл тарихы турында барысыннан да яхшырак итеп Валентина Белова һәм аның фамилиядәше Капитолина әби сөйли алуын ачыкладык. Беренчесенең зур, ялгыз имән янындагы йортын эзләп табабыз. Кисәтеп тормыйча гына килүебез аны бер генә дә уңайсызландырмый, әмма шулай да кемнәр һәм кайдан булуыбыз хакында сораша.

Капитолина Макаровна Валентина Петровнадан ерак түгел генә гомер кичерә. Торак пункт турындагы хикәя тагын да тулырак булсын өчен, аның янына кузгалабыз. Олы яшьтәге әбекәй без килгәндә бәйләү бәйләп утыра иде, янәшәсенә утырабыз. Әңгәмәдәшләремнең икесе дә сиксәнгә якынлашып килә, икесе дә тол, икесе дә “Кызыл партизан” колхозында эшләгән. Язмышлары охшаш...

“Мин Идел ярында урнашкан Беренче май поселогында тудым. Ул чакта елга болай киң түгел иде, без аны хәтта аркылы йөзеп чыктык. Поселок кечкенә, нибары 28 йорт хуҗалыгы, шулай ук пристань да кечкенә иде, анда буксирлар һәм үзйөрешлеләр тукталды. Мордва һәм руслар бергәләп яшәделәр, умартачылык белән шөгыльләнделәр, колхоз кыр­­­­ларын эшкәрттеләр. Су баскач, безне күчерә баш­ладылар, кем кая җитте шунда китте: Комсомольск-Амурга, Ташкент як­­ларына, Башкортстанга. Безнең гаилә Кашкага, миңа ул вакытта 17 яшь иде. Бураларны тракторга төяп ташыганнарын хәтерлим әле. Менә биредә, чистартылган җирдә (искәрмә:  урман киселгән урын) төпләндек. Безнең урам шуңа да Кисем дип атала”, – диде Валентина Белова.

Капитолина Макаровна инде Тәтеш районыннан еракта, Пермь ягында туып-үсә. Ире аны башта Богдашкинога алып кайта, аннары Кашкага. “Капа, хәтерлисеңме, – дип мөрәҗәгать итә аңа ахирәте, – элек бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтә идек? Безнең якта яшәүчеләр, кисемлеләр – Раштуаны, ә кашкалылар – Иске Яңа елны. 1964 елда гомуми җыелыштан соң бер генә бәйрәм, Яңа елны гына калдырырга карар иттеләр. Әле тагын, урып-җыю тәмамлангач, Октябрьне (искәрмә: Октябрь революциясен бәйрәм итү датасы) билгеләп үттек”. 
Әбекәйләр әйтүенчә, авылның исеме тукранбаштан килеп чыккан, ул биредә бүгенге көнгә кадәр хәйран күп үсә. Торак пункт беркайчан да зур дип исәпләнелмәгән, өлкән буын хәтерендә сак­ланганы – 90 йорт хуҗалыгы, ә менә яшьләр элек күп булган. “Бездә монда бик матур, 80нче еллар ахырында хәтта шифаханә төзергә уйлаганнар иде, әмма нигәдер барып чыкмады”, – дип уртак­лаштылар ахирәтләр, һәм шунда ук, әйтерсең лә без алар янында булмагандай, Кашкада яшәүчеләрнең исемнәрен, әлеге кешеләр белән бәйле тарихларны  исләренә төшерә башладылар, сәясәт турында фикер алышырга керештеләр.

Өй тәрәзәсеннән искиткеч болын күренеше күренә. Табигать белән мондый якын күршелек авыл кешеләре янына кыр­гый җан ияләрен кунакка алып килә икән. Валентина Петровна һәм Капитолина Макаровна капка төпләренә ничек итеп пошилар, кабан дуңгызлары, ә тавыклар абзарына төлкеләр килүе хакындагы акылга сыймаслык хәлләр турында сөйлиләр. Әмма хәзер мондый очрак­лар булмавын билгеләп үтәләр.

Вакыт сизелми дә үтте. Капитолина Макаровна сау­буллашыр алдыннан үзенең йорт-җирен күрсәтә, ул әлегә андагы барлык эшләрне дә диярлек үзе башкара. “Кәҗәләр өчен үләнне дә үзем чабам”, – ди ул. 

Китү ягына кузгалабыз. Урам юллары әйтерсең лә сикерү басмасы, биек калкулыкка күтәреләсең, аннан иксез-чиксез кырларның һәм имәнлекнең гүзәллеген рәхәтләнеп күзәтергә була. Биредә сулавы да җиңел, һавасы да башка төрле, нәкъ тә Швейцариядәге кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев