Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биш ел эчендә Татарстанда 24 яңа мәктәп, 93 балалар бакчасы булдырылды

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Стратегия-2030ны гамәлгә ашыруга йомгак ясады.

(Тәтеш, 22 июль, "Тәтеш таңнары").  Стратегия-2030 гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Татарстанда 24 яңа мәктәп, 93 балалар бакчасы булдырылды, 220 меңнән артык бала туды. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

«Бу бик тә куандыра һәм без уңай динамиканың дәвам итүенә өметләнәбез. Гомер озынлыгы да 74,3 елдан артып китте», - дип искәртте ул.Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 14 меңнән артык укучыга исәпләнгән 24 яңа мәктәп, шулай ук 13 меңнән артык сабыйга исәпләнгән 93 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. 550дән артык мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган, 146 мәдәният объекты, 650дән артык физкультура һәм спорт объекты төзелгән.
 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190174/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X