Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет нәрсә ул?

Бәхет... Нинди кыска сүз, әмма үз эченә никадәрле тирән мәгънәне сыйдырган, аны һәркем үзе өчен үзе билгели.

(Тәтеш, 18 март, "Тәтеш таңнары", Ләйсән МӨХӘММӘТШИНА, шәһәрдәге 1нче урта мәктәп укучысы). 
Барлык кешеләр дә бәхетле булырга омтыла, ләкин әлеге тойгыларны сүз белән язып аңлату мөмкин түгел. Әйе, бәхетне тотып карап, тәмен татып булмый, әмма аңа игътибар итми калу читен. Бәхетле кеше әйтерсең лә эчке яктан балкый, үзенең әйләнә-тирәсенә шатлык һәм матурлык сирпи. Бүген нинди дә булса яхшылык эшләсәң, моның өчен җавап буларак рәхмәт ишетәсең, бу да бәхет, куелган максатыңа ирешсәң  – тагын бәхетле. Бәхет кем өчендер – ул туганнарының һәм якын кешеләренең янәшәдә булуы, башкалар өчен ул сәламәтлек, өченчеләргә – үз-үзен танып белү.

Барлык кешеләр дә бер үк вакытта бәхетле була аламы соң? Моңа минем ышанычлы итеп җавап бирәсем килә. Тирә-юньгә карагыз һәм сез дөньяның ничек гүзәл икәнлеген күрерсез. Безгә онытылмас кичерешләр бүләк итүче, игелекле һәм мәрхәмәтле булырга, еш елмаерга, мактау сүзләре әйтергә, максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтүче табигать белән хозурланырга өйрәнергә кирәк. 

Мин бәхетле кеше дип, ышанычлы итеп әйтә алам. “Нигә?” – дип сорарсыз сез. Барысы да бик гади: туганнарым һәм якыннарым янәшәмдә, үземнең Ватанымны яратам, үземнең кечкенә генә җиңүләремә шатланам, һәрбер көннән матурлак табам, беркай­чан да ямансуламыйм һәм авырлык­ларга бирешмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев