Бәхет теләп
Тәтештә агымдагы елның беренче никахын тантаналы теркәү булды.
(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Алинә һәм Ринат Ибраһимовлар – ТАССРның 100 еллыгында үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырган беренче пар. Кияү – Бакырчы авылында туган, кәләш – төп Тәтеш кызы. “Икеләтә дулкынландыргыч һәм шатлыклы: вакыйганың үзеннән дә, тантаналы рәвештә теркәлгән елның беренче пары булудан да”, – дип уртаклашты яшь өйләнешүчеләр.
Тантанада район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты. “Бу көн сезнең хәтердә мәңгелеккә калачак. Еллар аша үзегезнең җылылык һәм мәхәббәтне дәвам итүегезне, бер-берегезгә, үзегезнең ата-аналарыгызга хөрмәт белән каравыгызны телим. Сезнең йорт балаларның шат авазына күмелсен иде”, – диде ул һәм яшь өйләнешүчеләргә “ТАССР оешуга 100 ел” юбилей медален тапшырды.
Гыйнвар башында алтын туйларын билгеләп үткән Людмила һәм Александр Матаевлар Ибраһимовларга изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Алар яшь гаиләгә җитешлек, тынычлык, җылылык, бер-берләренә тугры булуларын теләде. Аларның үгет-нәсыйхәтен Ринат белән Алинә үтәргә вәгъдә бирде.
Яшь парны район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова да котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев