Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет тынычлыкны ярата

Урюмнан Горбуновлар быел июнь аенда алтын туйларын билгеләп үтте.

(Тәтеш, 19 июль, «Тәтеш таңнары», Елена ВИКТОРОВА, автор фотосы). Ярты гасыр бик зур гомер, моның кадәр гаилә стажы белән һәркем дә мактана алмый. Шуңа күрә, Урюмга баргач, без Горбуновларга кунакка керергә булдык.

Капканы хуҗабикә Екатерина Назаровна ачты. Берничә минуттан Николай Степанович та безнең янга килеп  кушылды.

Ир белән хатын мәктәп елларыннан ук таныш, баштарак дуслашып йөргәннәр, аннары алар арасында мәхәббәт очкыннары кабынган. Бер-берегезгә ни­­чек күз төшердегез дигән сорауга Екатерина Назаровна болай дип җавап бирә: “Ул озын буйлы, чибәр, ә мин – җитез, чая, чәч толымнарым озын иде”. “Әйе, ул качмасын дип, мин аны еш кына чәч толымыннан тотып тордым”, – дип шаярта ир-ат.

Николай Степанович мәктәптән соң Килдеш урманчылыгында эшли, аннары Монастырскийдагы училищеда укый, 1966 елда аны армия­гә алалар. “Ул мине озатып калды, кулъяулык бүләк итте, аңарга “Катядан Коляга тирән мәхәббәт белән” дип язылган иде, мин аны тумбочкада сак­ладым. Мәскәү янында, Кубинкада хезмәт иттем. Ул миңа атна саен күп итеп хатлар язып торды, мин җавап җибәрдем”, – дип искә төшерә гаилә башлыгы.  

Ә инде армиядән кайткач, гөрләтеп туй ясыйлар. “Эссе вакыт иде, аны алыр­га өч ат белән бардым. Никахыбызны авыл Советында теркәдек. Ал­ты көн бәйрәм иттек: өч көн бездә, өч көн кәләш ягында. Хәзер алай бәйрәм итмиләр инде”, – ди Николай Степанович. 

“Дуслык” колхозында хез­мәт куялар. Ире – шофер, ә Екатерина Назаровна – фермада. Каенанасы Агриппина Савельевна бе­лән ул 38 ел гомер кичергән һәм аның хакында бары тик мактап кына сөйли: “Без һәрвакытта эштә булдык, ә ул – балалар белән, аларны бик тә яратты. Йортыбызны төзегәндә булышты, аңа без бергәләп күчендек”.

Екатерина Назаровна яшь чагыннан ук “Умарина” мордва фольклор ансамбленә йөри. “Мин аны матур җырлаганы өчен кияүгә алдым да инде”, – дип елмая Николай Степанович. “Рәхмәт аңа, – ди хатыны, – концертларга җибәрде, Казанга да, Тәтешкә дә чы­гыш­лар ясарга бардык, көнләшмәде”. 
Әлеге гаилә парына карыйсың да ярты гасырдан соң да алар арасында яшьләрне көнләштерерлек шундый җылы мөнәсәбәтләр саклануын аңлыйсың. “Иң мөһиме – мәхәббәт һәм түземлек. Тормышта төрле хәлләр булды, ләкин балалар янында беркайчан да ачуланышмадык. Һәм нәрсә генә булса да, аерылышу хакында уйга да килмәде”, – ди Екатерина Назаровна. 

Урюм авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Валентина Кудашова, “Умарина”ның сәнгать җитәкчесе Елена Карпованың авыл балалары белән бергә өйләренә килеп музыкаль бүләк әзерләве Горбуновлар өчен чын сюрприз булган. Ә кичен алтын туйларын алар иң якын кешеләре белән билгеләп үткәннәр. Зур тантаналар оештырмаганнар, чөнки, белгәнебезчә: бәхет тынычлыкны ярата...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев