Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле гаилә - бәхетле балалар

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГАТХ бүлегендә күп балалы гаиләдә тагын бер сабыйның тууы теркәлде.

(Тәтеш, 1 гыйнвар, Тәтеш таңнары, Лариса Дианова). Тәтеш шәһәрендә яшәүче Валентина и Марат Сафиуллинлар  гаиләсендә өченче бала -  Әминә дөньяга килде.

Әминәнең әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр. “... мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенә тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәрмен” диде гаилә башлыгы. Без дә аларны кызлары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X