Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бәлки, кемдер үзен таныр”

Тәтешле Иван Зиновьев “Авангард” газетасы редак­циясенә иске фотосурәт алып килде һәм аның белән бәйле булган хатирәләре турында сөйләде.

Иван Гениевич шәһәрдәге кешеләрнең барысын да диярлек йөзләреннән танып та, исеме белән дә белә. 20 елдан артык почта хезмәтендә эшләгән дәвердә ул урамнан урамга, йорттан йортка кереп берничә йөз чак­рым юл үткән. Ул хат ташучы һөнәре вәкил­ләренең күптәнге һәм данлы традицияләрен дәвам итә. Кайчандыр, ял вакытларында, гаилә альбомын караганда, вакытлар узу белән сары таплар барлыкка килгән аклы-каралы фотосурәтләрне барлаган. Рәсемгә төшереп алынган бу мизгелләр инде тарихка әйләнгән. СССР вакытында туган бу сөйкемле балалар – җитди итеп фотоаппарат объективына төбәлгәннәр. Фоторәсем чынлап та тарихи, анда Красная Полянаның башлангыч мәктәп укучылары – соңгы чыгарылышлар сурәтләнгән. Кемнәрнеңдер күкрәгендә октябрят значоклары ялтырый, кайберәүләрнең муенында – пионер галстугы.  
– Уртада – укытучыбыз Мария Николаевна ­Романова. Игелекле, тыныч, әйбәт остаз иде. Менә болары – Илюша Карпухин, Миша Масанкин, Люда Кандрушина. Аны җәй көне күрдем. Икебез дә үзгәргән, әлбәттә, шулай да бер-беребезне таныдык, очрашуга бик шатландык. Менә Вова Гущин, – дип бармагы белән төртеп күрсәтә Иван Гениевич. – Саша Зайцев, Надя Таланова, ул юк инде. Валера Карпухин, Сережка Белов, Надя Большакова. Монысы мин – Ваня Зиновьев. Слава Масанкин, Саша Ключников. Монысы да Ключников, тик исемен хәтерләмим. Туганнар ахрысы, бер-берсенә охшаганнар. Бәлки әлеге фото кемдәдер сакланып та калмагандыр.
Сурәтнең 1974 елда, май яки июнь башларында төшерелгәнлеге ачыкланды, Иван Гениевич төгәл хәтерләми. Аның әйтүенчә, мәктәп ябылгач, балалар Горький урамындагы ике катлы агач бинада  укыганнар, Тәтештә аннары аларны кирпечтән төзелгәненә, яңасына күчергәннәр.
– Сыйныфташларымның күбесе Тәтештә яши. Толь­ятида, Казанда гомер итүчеләр дә бар. Әлеге фотосурәтне күргәч, үзләрен танып, бәлки, элемтәгә чыгарлар, – дигән теләген белдерде ­редакциябез кунагы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев