Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

“Ә бәлки”гә ышану урынсыз

Республика территориясендә янгынга каршы аерым режим гамәлдә булганда янгын каравылы хезмәткәрләре, полицейскийлар шәһәр һәм районда рейдлар үткәрделәр.

Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече Денис Сафиуллин әйткәнчә, яңа ел алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә пиротехник әйберләр кулланылыр­га мөмкин булган урыннарга 40 рейд ясалган, шул вакытларда куллану кагыйдәләрен бозган өчен 4 кеше админис­тратив җаваплылыкка тартылган һәм аларга 21 мең сум штраф салынган.

Гыйнварның беренче көннәрендә Бакырчы, Олы Шәмәк, Кече Шәмәк һәм Олы Тархан җирлекләрендәге торак йортларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелгән. Җылылык, энергия белән тәэмин итү системаларына, электр җылыткыч приборларына игътибар бирелгән. Нәтиҗәдә гомуми суммасы 20 мең сумлык 10 беркетмә төзелгән. Янгын хаталарны кичерми. Биредә "ә бәлки"гә ышану ­урынсыз.

Кешеләргә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырылган һәм әңгәмәләр үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев