Бүләкләр кемнәргә насыйп булды соң?
Кичә район “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләре редакциясендә абунәчеләр арасында призлар оттыру уйнатылды.
(Тәтеш, 23 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Акция шартлары буенча, аңарда 2019 елның I ярты еллыгына квитанция күчермәләрен (6 айга) җибәргән барлык абунәчеләребез катнаша алды.
Иң актив укучыларыбыздан 150дән күбрәк квитанция килде.
Шулай итеп, җиңел кулдан уенны башлап җибәрдек һәм безнең күркәм бүләкләргә ия булучыларның исемнәре ачыкланды.
Ике төп бүләк – җылы одеял – Алабирдедән Әлфия Заһидуллинага (“Тәтеш таңнары”) һәм Тәтештән Светлана Камфаровага (“Авангард”) насыйп булды.
Үзенчәлекле яктырткычлар Бидәңгедән Алсу Гафуровага (“Тәтеш таңнары”, Тәтештән Асия Ибраһимовага (“Авангард”) хезмәт күрсәтәчәк, аларның өйләренә яктылык сирпеп торачак.
Стена сәгатьләре Бидәңгедән Рамил Хөсәенов (“Тәтеш таңнары”), Тәтештән Нәфисә Кәримоваларның (“Авангард”) йортын бизәячәк.
Без бүләк алучыларның барысын да ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм аларның шатлык-сөенечләрен уртаклашбыз.
Призлар безнең район “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләре редакциясендә тапшырыла.
Яңа бәйгеләр игълан ителүе турындагы хәбәрләрне күзәтеп барыгыз, аларда катнашыгыз.
Безнең белән булыгыз!
“Тәтеш таңнары” – сезнең гәҗит
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев