Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Богдашкинода яшәүче шешәдәшенә пычак белән кадаган

Тәтеш районы полициясе яңа җинаятьләр турында хәбәр итте.

Чорныйлар, әмма әлегә җәза срокларын түгел: Сөендек авылы янындагы электр линиясе подстанциясеннән 985 метр үткәргеч чыбык урлана.
Богдашкинода фаҗига килеп чыга. Чәршәмбе көнне, 19 октябрьдә, йорт хуҗасы Кошки-Новотимбаеводан килгән 41 яшьлек кунагы белән бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, аңа пәке белән дүрт тапкыр кадый һәм алган тән җәрәхәтеннән тегесе шунда ук һәлак була.
Аллаһ саклаган. Районның бер авылында яшәүче 25 яшьлек хатын-кыз балта алып әтисенә үтерү белән яный һәм аны шактый гына куркыта. Барысы да бәла-казаларсыз тәмамлана.
Үткән атнада барлыгы 113 хокук бозучы администартив җаваплылыкка тартылган.
Юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 101 беркетмә тутырылган, исерек килеш машина руле артына утырган өчен - 1.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X