Борылыш сигналын кабызмаган
10 майда 9 сәгать 30 минутта Свердлов һәм Тукай урамнары кисешкән урында ВАЗ-21093 һәм Renault Logan машиналары катнашында юл- транспорт фаҗигасе булды.
Күрүчеләр әйтүенчә, чит ил машинасы алдыннан Көньяк микрорайонга таба баручы "тугызлы" шоферы, борылышны күрсәтү сигналын кабызмыйча гына, кинәт сулга борыла. Бәрелешү нәтиҗәсендә Renault Logan автомобиле түбәсенә әйләнеп каплана. Бәхеткә каршы, беркем дә зыян күрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев