Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борынга томау төштеме

Тәтеш районга 6 мең 400 дозага исәпләнгән "Гриппол" препараты кайтарылган.

Суык тидерү сезоны ар­та бара. Районда грипп (ОРВ) эпидемия дәрәҗәсенә җитмәсә дә, көзнең гадәттәгедән салкын килүе гриппка каршы әзерләнергә мәҗ­бүр итә. Безнең табигый иммунитетыбыз кайбер вирусларга каршы тора алмый, шуңа да медик­лар безне организмга ясалма чаралар - прививкалар белән ярдәм итәргә ашыктыралар. Кичәге көнгә 2600 ке­шегә прививка ясалган.
Укучыларыбызны иң күп кызыксындырган сорау­лар белән Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире вазифасын башкаручы, гомумтәҗрибә табибы Наталья Мазюкинага мөрәҗәгать итәбез.

- Наталья Ивановна, грипп белән мөрәҗәгать итүчеләр бармы?

- Безнең участокта ОРЗ (өске сулыш юлларының кискен авыртуы) һәм ОРВИ (өске сулыш юл­ларының вируслы кискен ялкынсынуы) белән ике-өч кеше генә чирләде. (Ә гомумтәҗрибә таби­бы­ участогында - 2200 ке­ше).

- Вирус белән көрәштә профилактиканың ярдә­ме бармы?

- "Гриппол" керткәннән соң организмда вируслардан саклаучы яки чирнең җиңелрәк узуына булышлык итүче ан­титәнчекләр барлыкка­ килә. Иң мөһиме, үп­кә ялкынсынуы, сулыш­-йөрәк эшчәнлеге җитенке­рә­мәве кебек чирләрнең катлаулануы булмаячак.

- Беренче итеп кем­нәргә вакцина ясалачак?

- Алты айдан 7 яшькә кадәрге балаларга, мәк­тәп укучыларына,­ студентларга, медицина,­ мәгариф учреждение­лә­ре хезмәткәрләренә, 60 яшьтән узган хроник чирлеләргә. Барсына да ирекле рәвештә һәм бушлай. Йомырка агына аллергиясе булганнарга гына килешмәскә мөмкин. Озаклап дәва­лануга караганда, чирдән саклануың яхшырак.

- Грипп билгеләре нинди һәм аны ничек белергә?

- Авыруның беренче билгеләре: югары температура, организмның агулануы, тәннең һәм буыннарның сызлавы, баш авырту, шуннан соң катараль ялкынсынулар: тамак авырту, томау төшү һәм йөткерү. Кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Никадәр иртәрәк дә­ва­лансаң - нәтиҗәсе дә шулкадәр уңышлырак. Үзлегеңнән дәваланырга ярамый.

- Грипптан ничек сакланырга?

- Һава торышына карап киенергә. С витаминлы­ җиләк-җимешләр, яшел­чәләр күбрәк ашарга, чис­та су, җиләк-җимешле, баллы һәм лимонлы чәй эчәргә. Алмада, ки­шердә витаминнар күп. Көндәлек ризыкта сарымсак һәм суган да булырга тиеш. Әгәр ашказаны-эчәклекләрегез сәламәт булса, горчица һәм керән дә файдалы.
Иң мөһиме, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined