Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борчылулары юкка булмаган

Гагарин урамындагы 57нче йортта яшәүчеләр ремонтчылардан уңмаганнар.

Биредә 12 хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм бер тол калган солдат хатыны яши. 2008 елда әлеге йортка капиталь ремонт программасы буенча беренчеләрдән булып эшкә керешәләр. Субподрядчы "Строй-Прогресс" җиң сызганып эшкә керешсә дә, фатир хуҗалары эшчеләрнең һөнәри осталыкларына башта ук шикләнәләр. Шәһәр хакимия­те аларны тынычландыра, барсы да яхшы булыр дип ышандыра. Ә вакыт кешеләрнең шикләнүләренең урынлы булуын күрсәтә.

Су үткәргечләрне алыштырганда беренче подъездның беренче катында бер квадрат метр чамасы бетон идәнне ватып ачалар, шуннан соң ул урынны ничек җитте шулай такталар белән кадаклап куялар. Хәзер 85 яшьлек Хәнифә апа Кәлимуллинаның ике борчуы бар: сүндерелми ташланган тәмәке төпчегеннән янгын чыкмавын күзәтергә, кышын - шул такталар астындагы су торбалары катмасын өчен, кайнар су салып торырга кирәк. Ә мо­ңардан минераль мамык тагын да тизрәк ката. Урта подъездга керү белән борынга ис бәрелә.

- Канализация ташыганда бөтен шакшы идән астына ага. Ис шуннан килә, - дип аңлата 9нчы фатирда яшәүче Тамара Прохорова, ул йорт буенча өлкән дә санала.

Йорт нигезеннән алып урамдагы канализация чокырына кадәрге торбаны ачып та карамаганнар. Төп системага чыга торган урында тоткарлык барлыкка килә, бар шакшы торба буйлап күтәрелә, аннары унитаз һәм ваннадан чыгып, идәнгә кадәр ага икән. 9, 10, 11нче фатирларда мондый хәл берничә тапкыр күзәтелгән, ә күптән түгел, 15 октябрьдә, өченче подъездның беренче катында шундый хәл булган. Җылылык белән тәэмин итүдә дә хәлләр шәптән түгел. Барлык фатирларда диярлек полипропилен торбалар ябыштырылган җиреннән берничә тапкыр купкан, бу хәл 17 октябрьдә 16нчы фатирда күзәтелгән. Ярый әле, хуҗалары өйдә чакка туры килгән.

- Системада басымны аз гына арттыруга, торбалар шунда ук дугасыман бөгеләләр. Бәлки, шуңа да басымны киметә торганнардыр, - ди 19нчы фатирда яшәүче Гөлфия Вәлиева.

- Минем фатирым почмакта, һәрвакыт салкын, чөнки торбалар тиешенчә җылынмый, - дип зарлана 18нче фатирдан Асия Зотова.

13нче фатирда яшәүче 90 яшьлек Александра Бакунинаның яңгыр яуганда түбәсеннән су үтә. Андый вакытта күршеләре, су тама торган җиргә куелган таз ташып акмасын дип, кереп карап йөриләр.

Йортта борчылырлык "мог­җизалар" җитәрлек. Мәсәлән, чардактагы фан­лы торбалар контрлы почмак белән тоташтырылганнар. Нәтиҗәдә конденсат канализация системасына ак­­мый, тышкы якка чыгарылган торбаларның кайберләре инде авып төшкән. Шул урында түшәмдә зур гына тишек калган һәм аннан яңгыр коеп ята. Вентиляция торбалары да проекттагыча түгел. Ни аяныч, бу җитешсезлекләр өчен җавап бирер кеше дә юк, чөнки "Строй-Прогресс" оешмасы яшәүдән туктаган. Әгәр гарантия срогында бу йортта яшәү­челәргә кем дә булса ярдәм кулы сузмаса, төзүчеләр калдырган барлык бу җитешсезлекләрне аларга үз акчаларына төзәтергә туры киләчәк. Рәшит ГАФУРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев