Борынгы чор серләре
Вшиха тавындагы казу эшләре нәтиҗәләре буенча алдагы тикшеренүләр вакытында туган күп кенә фаразлар чынбарлыкка әверелде.
Казу эшләре инде алтынчы ел үткәрелә. Быел Вшиха тавында җирлекнең моннан кимендә өч мең ел элек барлыкка килүе расланды. Ул зур һәм нык торак пункт булып, үзәге тирән чокыр һәм вал белән әйләндереп алынган булган. 1980 елларда ук Тәтеш нефтебазасы тирәсендә шул чордан калган зур каберлек тикшерелгән иде.
Быелгы казу эшләре барышында, 16 июльдән 2 августка кадәр, шәһәрдәге 1нче һәм 2нче мәктәп укучылары катнаштылар. Бигрәк тә Адель Сахарнов, Данил Зайцевлар зур кызыксыну белән эшләделәр һәм тарихи әһәмияткә ия булган берничә әйбергә юлыктылар. Таш корал калдыклары, чакма таштан эшләнгән кыргычлар, агач, тире эшкәртү өчен кирәкле төрле эш кораллары, бизәкләп ясалган балчык савыт-саба кисәкләре шундыйлардан. Шул чорга караган калдыклар утырмалары да җирлекнең борынгылыгын раслый.
Безнең эрага кадәрге VI-VII гасырларга караган төсле һәм кара металл эретмәләре урыннарына юлыгу казу эшләренең мөһим сюжеты булып тора. Металлны махсус мичләрдә генә түгел, ә гадәти чокырларда, кайвакыт балчык чүлмәкләрдә дә эретүләре ачыкланды. Әлеге һөнәрчелек мастерское янәшәсендә безнең эрага кадәр VI гасыр тирәсендә торгызылган корылмалар да табылды. Шуларның берсе түгәрәк чокырлар казып эшләнгән тирән котлованнан гыйбарәт, аның төбенә агач кайрылары түшәлгән. Тулаем, 1300-1400 еллар элек борынгы Тәтештә тормыш тулы көченә кайнаган һәм төрле, кайвакыт фаҗигале вакыйгалар да булган.
Өченче ачыш та игътибарга лаек. Венгрларның борынгы бабалары безнең эрага кадәр VII гасыр башында, Уралдан күченү юлында (аларның башлангыч ватаннары нәкъ шунда булган) борынгы Тәтеш җирендә булганнар. 2007 елда без моны кыскача тукталыш урыны дип санаган идек, әмма алай булып чыкмады. Борынгы угролар VII гасырда, хәзерге Тәтеш шәһәре территориясендә, берничә дистә еллар җирле халык белән бергә яшәгәннәр. Дөресрәге, алар җирле халык составына кергәннәр, һәм, шулай итеп, аларның борынгы бабаларының нәселләре бәлки әле бүгенгә кадәр Тәтештә һәм Тәтеш районында яши торганнардыр. Бу очраклы булмаган - ул вакытларда Тәтеш шәһәрчегенең халыкара танылуы кешеләрне җәлеп иткән. Бирегә дөньяның иң ерак почмакларыннан - Якын Көнчыгыштан, Кавказдан, Балтыйк буеннан товарлар китерелгән, ә Тәтеш зәркәннәре һәм тимерчеләренең эшләнмәләре бөтен якын-тирәгә таралган, ә бәлки ераграк та.
Табылган материалларны, алар Тәтеш ягы тарихы музеенда сакланалар, җентекләп өйрәнгәннән соң, казылмаларның Идел-Чулман регионы тарихындагы тоткан урынын тулырак бәяләргә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев