Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтен проблемалар хәл ителерлек

Жуково җирлеге халкы район башлыгы һәм район службалары җитәкчеләре белән аралаштылар. Авыл халкының проблемаларын тирәнтенрәк белү өчен район башлыгы җирлек үзәкләрендә генә түгел, ә аның барлык авылларында да җыеннар үткәрергә дигән карар кабул итте.

Иоковолылар, көн салкын булуга карамастан, үзләренең киләчәкләре хакында белү өчен китапханәгә җыелдылар. Җирлек башлыгы Андрей Тегулев еллык эше турында хисап тотты. Иоковода зират коймалары төзәтелгән, сугышчы-якташларына куелган һәйкәлне ремонтларга, райпо кибете эшен яңартырга кирәк.

Район җитәкчелегенә авыл халкының проблемалары билгеле, җыенда район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов һәм райбашкарма комитетының төзелеш, ТКХ һәм энергетика бүлеге начальнигы Валерий Татаркин катнашты. Балалар җиде юл чатында мәктәп автобусын көтәләр. "Быел яз әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк", - дип ышандырды Илдар Фәткуллов. Ә менә райпо кибетен ачканчы, башта анда эшләргә теләүчене табарга кирәк. Әлеге тема буенча сүзләр күп булса да, бердәм фикергә килмәделәр. Җирлек транспорт чыгымнарын түләү шарты нигезендә, күчмә сәүдә варианты тәкъдим ителде.

Иоковолылар мәдәният учагы турындагы сорауны да бирделәр. Ягылмый торган китапханә - аларның очрашулар, җыелышлар һәм башка чаралар өчен бердәнбер урын. "Быел, диде Илдар Фәткуллов, - сездә җылы бина булачак". Суүткәргечләрнең искелегенә дә зарландылар. Ә менә авылга автобус йөрүе аларның үзләренә бәйле. Пассажирлар булса, маршрут ачылачак, әмма бер генә автотранспортчы да үзенә зыянга эшләми. Авыл халкы полициянең участок вәкилен тыңлады, ул закондагы үзгәрешләр хакында сөйләде, хокук бозган өчен арта барган штрафларга гаилә бюджетын әрәм итмәс өчен, төзекләндерү буенча һәм җәмәгать урыннарында тәртип кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Җыелучылар уңай үзгәрешләргә өметләнеп, өйләренә таралыштылар.

Жуковода, әлбәттә, проблемалар азрак. Биредә хезмәт хаклары яхшы, яңа мәдәният йортында җылы, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы эшли, урамнарны яктыртуны яңартканнар.

Биредә сораулар да башкачарак планда. Асфальтланган урамнарга тизлекне киметү билгеләре куярга, мәдәният йортына бильярд, райпо кибетенә килү юлы кирәк. Авыл эчендәге юлларга игътибар бирүне сорадылар. Кызылтарханлылар­ның үтенече бер - Жуководан алар авылына кадәр юл кирәк.

"Түбәннән" күтәрелүе күңелле
Район башлыгы Валерий Чершинцев җирлектә яшәүчеләрне районда гамәлдәге булган төп проект­лар һәм программалар белән таныштырды. "Без сезнең бөтен проблемаларыгызны да беләбез, - диде Валерий Сергеевич, - әмма барсын да бер юлы хәл итү мөмкин түгел. Быел районда авылларга җиде юл салыначак, Кызыл Тарханга кадәрге юл төзелешен дә 2015 ел планына кертү мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Клуб­лар, ясалма өслекле спорт мәйданчыклары төзү (шуларның берсе Олы Тарханда булачак), мәктәпләрне ремонтлау программалары гамәлдә. Әгәр кирәк булса, андый мәйданчыкны Жуковода төзүне дә планлаштыра алабыз. Быел район авылларын яктыртуга 5 миллион сум бирелде. Иң мөһиме, без авыл хуҗалыгы предприятиеләрен саклап кала алдык. Җир бәяле, җитәкчеләрнең дә җаваплылыгы артты.

Район таныла бара. "Түбәннән" күтәрелүе күңелле. Мин "Татфлот" җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бардым, быел көн саен Казан - Тәтеш - Болгар - Тәтеш - Казан маршруты буенча ике метеор йөрергә тиеш. Пристань юлы төзелешен дәвам иттерү өчен 25 миллион сум бирелде. Быел җәй тәтешлеләр туристларның 23 теплоходын кабул итәчәкләр.

Минераль су тутыру заводын төзү урынын сайлыйбыз, Жуково заводы төзелешен дәвам иттерербез дип ышанабыз, кредит алу өчен барлык документлар Внешэкономбанкка тапшырылган. Шәһәрдә 80 урынлы балалар бакчасы салачакбыз, пляж булдырачакбыз, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча республика программасында катнашачакбыз".

Очрашуны йомгаклап, район башлыгы Жуково халкының һәрвакыт дуслык белән көчле булуын билгеләп үтте. Әлеге җирлекнең киләчәге бар, һәм ул Берлек белән Кызыл Тарханга юл салуга бөтен көчен куячак.

Р.S.: Җирлекләрнең үсеше һәм алардагы мораль климат күп яктан аның территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бәйле. Жуковолылар - бу яктан өстен. "Колос" җитәкчесе Рәмис Сафиуллов хуҗалыкны республикада иң яхшылар дәрәҗәсенә чыгарды, производствоны яңартуны дәвам итә. Биредә - иң югары хезмәт хакы, ул территорияне үстерү буенча проектларга түләүгә дә акча кызганмый, хәйриячелек белән дә актив шөгыльләнә. Агымдагы елда мең терлеккә исәпләнгән ферма төзү эшләре башланачак.

Халык җыенында агрофирмада эшләүчеләрнең һәркайсы ел йомгаклары буенча үзенең хезмәте өчен җитәкче кулыннан кыйммәтле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев