Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бозга керү бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин

Бозга керү бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яз вакытында Тәтеш һәм күрше районнар террито­рияләренең Куйбышев сусаклагычы киң­лекләрендәге куркыныч урыннарны ачыклау буенча чаралар үткәрә. Узган атнада шундый рейдларның берсенә “Авангард” гәҗите журналистлары да барды.

Эш көне булуга да карамастан, Иделдә балыкчылар шактый күп иде, аларны боз өстенә чыккан су да, ярылган урыннар да, ерганаклар да куркытмый. Безгә, өреп кабартылган суднода һәм коткару жилетлары кигән килеш куркыныч түгел ул, ә менә балык тотарга яратучыларга хәвеф-хәтәр яный.
– Боз торышына мониторинг уздырабыз, бозның нинди хәлдә икәнлеген тикшерәбез – ул тигез түгел. Боз көннән-көн юкара, йомшара һәм кояшта үзенең торышын үзгәртә бара. Калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булган бозга керү тыела. Тыюны бозган очракта – кисәтү ясала яки 1,5тән 2 мең сумга кадәр штраф салу каралган, – дип билгеләп үтә ТР буенча Россия ГТХМның КСДИ ДИнең Кама Тамагы инс­пекторлык участогы җитәкчесе Алексей ­Ананьев.
Участок хезмәткәрләренең тагын бер бурычы – бозда балык каптырырга яратучыларга куркыныч икәнлеген кисәтү турында әйтү. Моның өчен балыкчылар белән аңлату рәвешендәге әңгәмә үткәрелә һәм аларга белешмәлекләр тапшырыла.
Боз өстендә кулына кармак тоткан хатын-кызны еш очратып булмый, әмма безгә бу насыйп булды. Людмила Сидорова балык тотуга ярты гасырдан артык инде “гашыйк” икән, ире – тумышы белән Тәтештән – аны да җәлеп иткән. Бүгенге көндә алар Чабаксарда яшиләр, шулай да безнең шәһәргә еш кайталар.
– Җәй айларында аеруча да балык тотарга яратам. Кышкысына сирәк йөрим, сәламәтлек мөмкинлек бирми, миңа инде 75 яшь. Бүген хәтта ике судак каптырдым әле, ирем – әлегә берне дә эләктермәде, – ди Людмила Михайловна. Язгы бозга керү куркыныч икәнлеген ул белә, шулай да бу мәсьәләдә тулысынча иренә таяна.
Язгы боз кар суларын сеңдергән, чатнаган һәм теләсә нинди мизгелдә аяк астында шартлап ярылып китәргә мөмкин.
– Куйбышев сусаклагычы киң­лекләре янәшәсендә инде ерганаклар барлыкка килгән. Балыкчыларга һәм транспорт хуҗаларына бозга керү тыела, – диде профилактик чара азагында Алексей Ананьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев