Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу атнада Татарстанда өстәмә ял көне була

10 апрельдә, республикада яшәүчеләрне Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә.

Татарстанда киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак. Чәршәмбе, 10 апрельдә, республикада яшәүчеләрне Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә.

9 апрельдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Искәртеп узабыз, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов февраль башында Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү даталары турындагы указны имзалады. Ике бәйрәм дә төбәктә ял көне санала. Беренчесе – 10 апрельдә, икенчесе 16 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Кичә Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә Миңнеханов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм республика муниципаль берәмлекләренә Ураза бәйрәмен үткәрү өчен тиешле барлык шартларны тудырырга кушты.

Фото: "Татар-информ"

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kilase-atnada-tatarstanda-ostama-yal-kone-bula-5885929

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев