Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу атнада Татарстанда җылытачак

Һава температурасы +28 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Тәтеш, 15 июнь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда янә җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Бүген, 15 июньдә республикада температура күтәрелә башлый. Төнлә һава температурасы +3...+8 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез +19,+24 градус җылы булачак.

Сишәмбе, 16 июньдә, төнлә һава температурасы 7-12 градус, көндез 22-27 градус җылы булачак. Явым-төшем юк диярлек.

Чәршәмбе, 17 июньдә, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Яшен вакытында секундына 15-18 метр тизлектә җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +10, +15 градуска кадәр җылы булачак, көндез - +23...+28 градус.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X