Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу безнең тарих

Һәлак булган һәм исән калган һәрбер солдат, тешләрен кысып, күз яшьләрен йотып, тылда эшләгән хатын-кызлар һәм балалар язмышы - бу сезнең белән безнең тарих һәм сезнең белән безнең язмыш.

Жуковода яшәүче 87 яшьлек Зинаида Аркадьевна Миронова хатирәләре белән уртаклаша:
"Сугышка ка­дәрге балачак бәхетле булды. Минем дә, башка барлык балалар кебек, бөтен әйберем бар иде, ә иң мөһиме - әти бе­лән әни һәм энекәшем. Сугыш башланганда 11 яшьтә идем. Иртә белән торгач, яраткан урыныма - елга буена төштем. Чәчәкләр җыйдым, такыя үрдем. Өйгә кайтканда йортыбыз янында тавышлар ишеттем, халык та җыелган. Капкадан күз яшьләренә тулышып әни йөгереп чыкты: бөтен җирдән эзләдем, кайда йөрисең син, әтиеңне сугышка алалар. Бу вакытта инде әти арбада утыра иде. Аның янына йөгереп килдем, ул мине күтәреп алды, кысып кочаклады һәм басу капкасына кадәр кулыннан төшермәде. Саубуллашканда бар да елашты. Атлар үргә күтәрелделәр, ә әти миңа һаман да нидер кычкыра, ләкин берни дә аңлашылмады. Җыелып торган хатын-кызлар әнигә карап: Зина, ул сиңа нидер әйтеп калдырырга тели.
Әни көмәнле, ярты елдан соң ул безгә нәни Валентинаны калдырып, бала тапканда якты дөнья белән хушлашты. Энемне, мине, бер атналык сабыйны балалар йортына җибәрергә теләделәр. Без озак еладык һәм бабай кызганып әбигә, мин аларны үземә яшәргә алам диде. Ә хатын-кызлар, яңа туган бала күкрәк сөтеннән башка тора алмый диештеләр. Язмыш кушуы булгандыр, күрәсең, Валентинабыз исән калды һәм әлегә кадәр яши. Әбием әйтә иде: минем белән берәр нәрсә булса, сиңа аның әнисен алмаштырыр­га туры киләчәк. Менә шул чакта, безнең бәлагә таруыбызны әти йөрәге бе­лән сизүен мин аңладым. Бик авыр булды билгеле, энем белән иртәнге сәгать өчтә торып тәмәке кырына эшкә йөрдек, көндез мәктәптә укыдык, хуҗалыкта булыштык. Әтине без сугыштан көтеп ала алмадык. Әби белән бабайга рәхмәт, алар безне аякка бастырдылар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X