Бу дөньяда без кунак кына
Тәтештә патологоанатомия бүлеге ачылды.
Музыкасыз, аерым бер тантанадан һәм купшы сүзләрдән башка, кызыл тасма кисми генә шәһәребез һәм районыбыз өчен мөһим вакыйга булды.
Бу модульле технология буенча салынган Татарстанда икенче бина. Беренче проект Зәйдә тормышка ашырыла һәм бу Татарстан үзәк хастаханәләрендә патологоанатомия бүлекләре төзү программасының башлангычына нигез сала. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча республика сәламәтлек саклау министрлыгына "Татарстан Республикасының капиталь салулар программасы" буенча модульле патологоанатомия бүлеге төзелешенә 5 миллион 800 мең сум бүлеп бирелә. Бүлекнең гомуми мәйданы 118,3 квадрат метр. Ул барлык кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган. Яңа бинада мәрхүмне җирләүгә әзерләү буенча йолаларны башкару өчен барсы да каралган. Кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Сәламәтлек саклауның яңа объектын район башлыгы Валерий Чершинцев ачты, әлеге проект аның инициативасы һәм үҗәтлеге белән тормышка ашырылды. Ул моның районыбыз өчен бик тә кирәкле булуын билгеләп үтте. "Район халкы белән очрашулар вакытында патологоанатомия бүлеге, халык телендә ул морг дип йөртелә, турында сораулар еш кабатланды. Ярдәм сорап мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттем. "Барсы да мәктәпләр, клублар сорыйлар, ә син - морг", дип җавап бирде ул, - дип сөйләде Валерий Сергеевич.
Ике ай элек кенә без ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлтдинов белән бүлек өчен урын сайлаган идек, ә бүген инде объект әзер. Теләгем бер генә, аңа мохтаҗлар мөмкин кадәр азрак булсын, барсы да сәламәт һәм исән-сау яшәсеннәр иде".
Төзелеш эшләрен башкарып чыгуда Таһир Арсланов җитәкчелегендәге "Буа Энергия" ҖЧҖ белгечләре ярдәм иткәннәр, хастаханә хезмәткәрләренең дә булышлыгы зур булган.Бинаның тирә-ягы төзекләндерелгән, асфальт җәелгән, яшь чыршылар утыртылган.
Министр урынбасары Ринат Җәләлтдинов район башлыгы белән бергә башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм кирәкле җиһазларны җентекләп карап чыктылар. Зәй хастаханәсендәге модульле төзелеш тәҗрибәсен күздә тотып, Тәтештә барлык күрсәтмәләрне исәпкә алырга тырышканнар, әмма шулай да кайбер кимчелекләр, алар төзәтерлек, министр урынбасарының тәҗрибәле карашыннан читтә кала алмады. Татарстанда мондый бүлекләргә ихтыяҗ бар, шуңа да бөтен нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк, диде ул. Хастаханә территориясен күздән кичереп, анда төзекләндерү эшләре алып барыла, район башлыгы элекке морг бинасына игътибар итте һәм аны тиздән сүтеп алачаклар.
Чиратта үзәк район хастаханәсе өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе - автопарк өчен гараж төзү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев