Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу мөһим вакыйга булган

21 май – Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн.

(Тәтеш, 21 май, “Тәтеш таңнары”). Идел буе Болгарста-нында ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә. Бу Идел буе һәм Уралның барлык төп халыклары өчен мөһим вакыйга. 

Тарихтан
Багдат хәлифәте башкаласыннан Алмыш хан үтенече буенча 921 елда Идел буе Болгарстанына тынычлык кәрваны юл тоткан, аның составында 5 меңнән күбрәк кеше булган. Дипломатик миссияне башкарган гарәп илчелеге 922 елның маенда Болгарга килгән. Һәм шул вакытта халкыбызның мең елга алга китешен билгеләүче мөһим тарихи адым ясалган: Идел буе Болгарстанында яшәүчеләр тарафыннан ислам дәүләт дине буларак кабул ителгән. Бу татар халкы тормышында гына түгел, ә Евразия континенты вакыйгалары­ның да тарихи барышына йогынты ясаган. Сәүдә элемтәләре, ­икътисади һәм
мәдәни элемтәләр өчен мөмкинлекләр ачылган. Бол­гар ханлыгы ­ныгыган. Дин үзе белән билгеле бер тәртипләр, йолалар алып килгән. Татар язуына, мә­дәниятенә, фәлсәфәсенә, фәненә һәм мәгарифенә нигез салынган.

Бәйрәм
Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәменә Татарстанга меңләгән кунак җыелачак. Шулай да төп чара, 21 май көнне,  Болгарда узачак. “Изге Болгар җыены”ның бәйрәм тантанасына Россиянең 76 субъектыннан һәм тагын 7 илдән меңнән артык имам җыелачак. Тәтешлеләр дә барачак,  кунаклар тагын да күбрәк булыр дип көтелә.
–     Бабаларыбыз тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү – ул зур вакыйгаларның берсе. Безнең халык ислам динен хаклык, гаделлек һәм игелеклелек буларак, Аллаһының берлегенә ышанып, үз теләге белән кабул ит­кән, – ди Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт  Җәләлетдинов. – Әлеге вакыйга тарихи әһәмияткә ия – Болгар – ислам дәүләтенең, мөселман хәлифәтенең иң төньяк ноктасы булган, Азия илләрен Европа, шул исәптән Россия белән дә бәйләнешле итү өчен сәүдә үзәгенә һәм тоташтыру урынына әверелгән. Һәм бүгенге көндә без үз җиребездә барлык сынауларны үтеп, бердәмлекне, динне, телне, тормыш-көнкүреш мәдәниятен, йолаларны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу мөмкинлеген биргән өчен Бөек Раббыбызга мактауларыбызны белдерәбез. Без үткәндәге акыллы хакимнәргә һәм дин әһелләренә зирәклек күрсәткәннәре һәм дине­безгә, җитешлегебезгә, ислам хәзинәсенә ныклы нигез салуда бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәтле. Безнең район күп милләтле. Халыклар арасындагы тынычлык, дуслык – безнең иң төп кыйммәтләр. Ислам һәм православиенең күршеләрчә дустанә мөнә­сәбәттә яшәү дәверен­дә, алар арасында сугышлар һәм низаглар булганы юк. 
фото:архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X