Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан аеның 29нчы көне

10 апрель - Ураза бәйрәме көне.

10 апрельдә, Ураза бәйрәме көнендә, мәчетләр яныннан уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе урынбасары Илгиз Сарманов сөйләде.

«Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан аеның 29нчы көне, аның дәвамында мөселманнар ураза тота. Рамазан ае тәмамлангач, дин тотучыларны исламдагы иң төп һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе Ураза гаете көтә, ул быел 10 апрельдә билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә безнең республикада бу көн эшләми торган бәйрәм көне була», - дип искәртте докладчы. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте билгеләгәнчә, шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 6.30да Коръән аятьләре укудан башлана.

фото: Татар-информ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/uraza-bairame-konenda-macet-yanynnan-uza-torgan-avtobuslar-500-sagatta-esli-baslyi-5885951

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза байрам