Бүген, Туган тел көнендә, районда әлеге бәйрәм көненә багышланган чаралар узачак
26 апрель – Татарстанда Туган тел көне.
Безнең республикада 26 апрельдә Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.
Бу ике истәлекле датаны без ел саен бер көндә бәйрәм итәбез. Монда тирән әхлакый мәгънә һәм заманнарның тотрыклы бәйләнеше күренә. Шагыйрьнең туган телгә нинди дулкынлану белән каравы яхшы билгеле.
Теләсә кайсы халыкның теле үзенчәлекле. Без туган телдә туганнан ук сөйләшәбез. Ул балачактан ук дөньяны танып белергә булыша. Телдән башка җәмгыять яши һәм үсә алмый, чөнки ул кешеләргә фикер алышырга, үз хисләрен белдерергә, рухи кыйммәтләр булдырырга ярдәм итә. Ул – җитди һәм сак карарга кирәк булган мәңгелек мирас. Татарстанның дустанә җирендә йөздән артык милләт вәкиле үз йортын тапты. Тәтеш районында яшәүче халыклар арасында үзара аңлашу һәм хөрмәт, туганлык һәм үзара ярдәмләшү традицияләре гасырлар буена формалашкан.
Бүген, Туган тел көнендә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, район мәдәният учреждениеләрендә әлеге бәйрәм көненә багышланган чаралар узачак.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев