Булачак чәчү өчен орлыклар салып куелган
“И. С. Казаков” крестьян-фермер хуҗалыгында барысы да урып-җыюга юнәлдерелгән.
Урып-җыю эшләренә 16 техника җәлеп ителгән.
Без хуҗалыкка килгәндә механизаторлар 400 гектарда урнашкан борчак басуында эшләүләрен дәвам итәргә әзер иделәр, ләкин, ни аяныч, һава торышы хезмәт тизлеген тоткарлаган.
Илья Казаков, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе:
– Көчле яңгыр урып-җыю эшләрен ике көнгә тоткарлады. Бүген кырга чыктык, карадык – борчак болай үзе коры булса да, ләкин җир дымлы, җыеп алу шикле. Әлеге культураның уңдырышлылыгы сөендерә – гектардан 50 центнер. Көзге игеннәрне инде җыеп алдык, күрсәткечләр шулай ук яхшы – бодайның уңдырышлылыгы гектардан 75 центнерны тәшкил итте. Уңыш мул булганлыктан, аны саклау һәм сату – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен катлаулы бурыч. Ашлык складларыбыз бар, әмма җыелган бөтен ашлыкны анда урнаштыра алмыйбыз. Безгә хуҗалыкта тагын ике склад җитми, бәлки, ул чагында бар булган ашлыкны да складка сала алыр идек. Аны саклауга элеваторга тапшырырга туры киләчәк. Ә элеваторлар бик тиз тула, мондый җыем бер безнең хуҗалыкта гына түгел, хезмәттәшләребез дә артта калмыйлар, ә ашлык саклауның куәте элеккечә кала.
Үзебезнең ашлык киптергечләребез юк, шуңа күрә бөртеклеләрнең дымлылыгы һава торышы нәтиҗәсендә җыеп алуга яраклы булганын, үзе өлгереп җиткәнен көтәбез. Мөмкинлек булса, урабыз, теземнәрдә калдырабыз, ә бер-ике көннән кипсә, җыеп алабыз.
Моннан биш ел элек без универсаль ашлык чистарту комплексы сатып алган идек. Капиталь конструкция процессны югары дәрәҗәдә автоматлаштырган вакытта зур җитештерүчәнлекне тәэмин итә. Агрегатның барлык эшен бер оператор идарә итә, шул ук вакытта системаның бодай буенча иң күп җитештерүчәнлеге азык-төлек бөртеге өчен сәгатенә 70 тоннага кадәр җитәргә мөмкин. Бөртекне беренчел эшкәртү бара, эре, вак, җиңел чүп-чар шулай итеп аерып алына. Ашлык саклауга салына. Аннары инде орлыкларны калибрлау машинасы ярдәмендә әзерлибез. Көзге бодайның орлык материалы 2027 ел уңышына салып куелды инде, бу бодайны 2026 елда чәчәчәкбез, чөнки бездә күчмә фонд бар. Арпа бездә 150 гектар мәйданны били. Ул нигездә халыкка җир пайлары өчен ашлык бирүгә китә. Кош-корт азыгы өчен кешеләр сабан бодаен көтәләр, тиздән аны урып-җыюга керешәбез.
Аннары безне көнбагыш көтә, һәм урып-җыю азагында – шикәр чөгендере. Татлы тамыразыкны тапшыру җиңелләрдән булмавын узган елгы тәҗрибәдән чыгып беләм. Шулай да мин ышанам – барлык кыенлыклар аша узачакбыз, тапшырачакбыз, бары тик уңыш кына булсын. Техника ягыннан бездә барысы да әйбәт – чөгендер җыю комбайны да, чөгендер төягеч тә бар.
Ел саен крестьян-фермер хуҗалыгының матди-техник базасын яхшыртырга тырышабыз. Техника никадәр яңа булган саен, ул шулкадәр ышанычлырак икәне аңлашыла. Аның авыл хуҗалыгы эшләренең киеренке кызу эш вакытында сынатмавы бик мөһим. Шактый акча сарыф итәргә, кредитлар алырга туры килә, әмма техника туктаусыз эшләргә тиеш. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы эшләренең һәр төрен билгеле бер агротехник срокларда башкарырга, барысын да тиз һәм сыйфатлы эшләргә кирәк. Безнең тотрыклы, җайга салынган коллектив нәкъ тә менә шушы бурычлар өстендә эшли дә инде, аның яртысыннан күбрәге – 40 яшькә кадәрге хезмәткәрләр, 30 яшькә кадәрге ир-егетләр дә бар. Тәҗрибәсе зур булган, аны яшьләр белән уртаклашкан өлкән буын хезмәтчәннәргә хөрмәт белән карыйбыз. Шундый бердәмлектә без туган җиребездә бергәләп хезмәт куябыз да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев