Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булдыра алганча ярдәм иттек

Антонов Алексей Федорович 1936 елның 24 августында Татарстан Республикасы Олы Тархан районының (хәзер Тәтеш) Иоково авылында туа.

Мин Анна Тимофеевна һәм Федор Сергеевич Антоновларның сигез баласының алтынчысы идем. Өебездә бервакытта да музыка тавышы тынып тормады: чуаш һәм рус халык җырлары, шулай ук бабаларыбызның бию көйләре. 4 яшемдә вакытта абыем Андрей (аңа 11 яшь иде) мине әтием ясаган балалайкада уйнарга өйрәтте. 12-15 яшьтә инде рәхәтләнеп гармунда, аннан соң җиде кыллы гитарада һәм мандолинада уйный идем. Шулай да иң яратканым - гармун.

Бүген дә гармун мине үткәннәргә алып китә... Бөек Ватан сугышының авыр елларын хәтердән сызып ташлап булмый. Ачлык, салкын, өскә-башка кияргә юк. Кырдан җыелган бөтен уңышны фронтка озаттылар, ә үз бакчабыз­да үскәнне һәм хуҗалыгыбызда булганны заданиегә тапшырдылар. Колхозчылар хәрби заемнарга язылдылар, солдатлар өчен җылы әйберләр җыйдылар. Халык ат кузгалагы, кыргый суган, язын кыр­дан җыйган черек бәрәңге белән тукланды.

Мин, кечкенә генә малай, үземнең яшьтәшләрем белән ат кузгалагына гына түгел, ә "Заря" колхозы басуыннан башак җыярга да йөрдем. Моның өчен, безгә, балаларга кладовойчы яңа гына мичтән чыккан ипи кисәгенә хуш исле бал сылап бирә иде.

Безнең сигез балалы гаилә сугыш елларында шуларның дүртесен югалтты: Раиса (1941 елгы), Мария (1939 елгы), Михаил (1927 елгы), ә Николайга (1924 елгы) кара пичәтле кәгазь алдык.

Ульяндагы патрон заводында хезмәт армиясенең хәрби эшчесе булган әтиебез, улының һәлак булуы турында белгәч, эштән казармага кайта һәм кулына скрипкасын алып, авыр кайгысын таратыр­га тырыша. Скрипка моңыннан хезмәттәшләренең йөрәкләре кысылып куйя.

1945 елның 9 май иртәсе кояшлы һәм җылы иде. Мин ул көнне гомеремдә дә онытасым юк. Бөек Җиңү хөрмәтенә колхоз идарәсе сугышта катнашучыларны һәм тыл эшчәннәрен бәйрәм мәҗлесенә чакырды.

Шул елны мин Иоково мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга кердем. Шунысы игътибарга лаек, авылыбызда 1936-1937 елларда туган балалар бик күп иде. Мәктәп кечкенә булганлыктан, уку яшенә җиткән балаларның барсын да сыйдыра алмады, шуңа да 1нче сыйныфка яшебез буенча түгел, ә буебызга карап алдылар. Мине, кечкенә булгач, ике ел рәттән укытучылар колхоз балалар бакчасына озаттылар, шуңа да 1нче сыйныфка соңгарып ­кердем.

Ә 1948 елның җәендә Олы Тарханда сугыштан соң беренче тапкыр яшь ленинчыларның пионерлар слеты булды. Без, сугыш чоры балалары өчен ул зур бәйрәм иде, шунда тыныч көннәрнең олы бәхет, фашистлар Германиясен җиңүнең чиксез шатлык булуын татыдык.

Шуннан бирле бик күп еллар узды, әмма, безне, ярым ач балаларны, тәмле аш белән сыйлаулары һәм, пионерлар слетында катнашучылар буларак, бортлы ике машинада йөртеп кайтулары әле бүген дә хәтеремдә.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары торган саен ераклаша бара. Туган җиренең азатлыгы өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшүчеләрне, Җиңү көненә кадәр яши алмаучыларны, Ватанын саклап һәлак булучыларны, бөтен авырлыкларга түзүчеләрне һәм җиңүчеләрне без онытмаска һәм алар истәлеген киләсе буыннарга тапшырырга бурычлы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: война