Бурычлар беркайчан да чигерелми
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Тәтеш районында “Суд приставлары – балаларга” мәгълүмати акциясе кысаларында алимент түләвен алу буенча рейдлар булып узды.
(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары", Марсель Шәрәфиев). Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Тәтеш районында “Суд приставлары – балаларга” мәгълүмати акциясе кысаларында алимент түләвен алу буенча рейдлар булып узды.
“Акциянең максаты – алиментлар буенча бурычларны алу нәтиҗәлелеген арттыру һәм балалар хокукын бозуда җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, алиментлары буенча бурычлыларга үзләренең балаларын онытмаска чакыру һәм алиментларны түләмәгән өчен җаваплылык янавын, шәхси милеккә арест салу, транспорт йөртү хокукын һәм Россия Федерациясе чикләреннән ары чыгуны чикләү һәм башка кайбер чаралар кулланылуын искә төшерү”, – дип сөйләде районның суд приставлары хезмәте бүлеге начальнигы Андрей Наумов.
Служба хезмәткәрләре шушы араларда шәһәр һәм районда яшәүче 8 кеше янына барды.
Рейд барышында алар бурычлыларның милек торышын тикшерделәр, өчесендә милеккә арест салдылар. Суд приставлары бер тәтешлегә карата эзләү игълан иттеләр: аның әнисе әйтүенчә, улының кайда икәнлеген ул белми һәм аның белән элемтәсе юк икән. Эзләүдә булган намуссыз әтиләрнең инде барлык исәбе унберәү.
Алимент түләү турындагы таләпләрне әтиләр генә түгел, шулай ук әниләр дә үтәми – районда алар өчәү, өстәвенә аларның берсенең өч балага карата бурычы 400 мең сумнан артып киткән.
Алиментлар алуга вакыт чыга алмый. Гаилә кодексы әти-әниләр үзләренең балигълык яшендә булмаган балаларын карарга тиеш дип белдерә.
Бурычлар беркайчан да чигерелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев