Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Буыннар дәвамлылыгы сөендерә

“Күптән түгел миңа 84 тулды, шулай да, шөкер, хезмәт кешеләре турында язу көче һәм теләге барлыгын тоям әле”, – ди редакциябез кунагы Фарук Нәфиев.

(Тәтеш, 12 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). 

“Күптән түгел миңа 84 тулды, шулай да, шөкер, хезмәт кешеләре турында язу көче һәм теләге барлыгын тоям әле”, – ди редакциябез кунагы Фарук Нәфиев. 

Хезмәт ветераны куен дәфтәре һәм ручкадан аерылмый: тарихи, мәдәни,  авыл хуҗалыгы темаларына мәкаләләр яза, шулай да кешеләр турындагы язмалар аның күңеленә аеруча да хуш килә икән. “Кешеләр гәҗиттә – эштә, бизнеста, хәйриячелектә аерым бер нәтиҗәләргә ирешеп, үрнәк булып торган кешеләр турында укыса, ул чакта дөнья да яхшырак булачак, дип саныйм”, – дип раслый Фарук Арифулла улы. Бүген ул тәтешле Виктор Игнатьев ­хакында сөйләде. 

“Аның хуҗалыгын гаилә фирмасы дип әйтергә була. Хатыны Раиса Васильевна биредә үк  Виктор Николаевичның – бухгалтеры һәм улы Евгений мастеры булып эшли. Озак еллар дәвамында тату, һәм, иң мөһиме, үз эшенең осталарыннан тупланган коллектив барлыкка килгән. Хуҗа Виктор Игнатьев үзе бар яклап үрнәк күрсәтә. Ул производствоның тәҗрибәле мас­теры буларак, иң катлаулы һәм авыр эшләрне үз өстенә ала. Виктор Николаевич югары квалификацияле мас­тер булу белән бергә, шулай ук искиткеч тәрбияче һәм остаз да. Һәрвакытта сабыр, әдәпле, кешеләрне ярата, тәртипле. Ул беркайчан да тавыш күтәрми, ә җитди итеп хилафлык кылучыга да хәтта әхлаклы гына шелтә ясый.

Мине буыннар дәвамлылыгы сөендерде. Виктор Николаевич күп еллар элек мәктәп укучысы булганда ук әле җәйге каникул вакытында Евгенийны үзе белән эшкә алган була. Яшь-җилкенчәк кызыксынучан һәм тапкыр булып чыккан. Ул әтисенең һәм башкаларның эшен игътибар белән күзәтеп торган һәм сораулар биргән. Нәтиҗәдә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтисенең предприятиесендә хезмәт куя башлаган һәм бүгенге көндә бар эшне булдыручы остага әверелгән.

Игнатьевларның өченче буын вәкилләрен инде 6-7 еллап күзәтеп барам. Ул башта, 6 яшьлек малай, әтисенең эшенә кечкенә балалар велосипедында килгән һәм аңарда, әтисенең төрле шөрепләрнең ачкычларын алып, бушаган шөрепләрне тырышып кысып ныгыткан. Егетне махсус эш киемендә җиңен сызганган килеш, әтисенең һәм бабасының үтенечен үтәвен соңгы вакытларда һәрдаим күреп торам. Шушы араларда аның белән аралашканда Даниилның инде 7нче сыйныфка баруын, ә мәктәпне тәмамлагач, бабасының коллективына эшләргә килергә ниятләвен белдем. Даниил биредә тәҗрибә туплап, Казандагы нинди дә булса югары уку йортының механика факультетына керәчәгенә шикләнмим. Бирегә үземнең дусларыма баргандай, һәрвакытта бик рәхәтләнеп киләм. Бу Виктор Николаевичның, җырларда җырлана торган шул корабльнең капитаны кебек, кешеләрне мөлаем елмаеп каршылавыннан түгелме икән”.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев