Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Буыннарны берләштереп

    Быел, 12 июньдә, рус халкының тормыш тарихын белүче һәм тикшерүче, философ Николай Нарышкинга 80 яшь тула.

    (Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”). Сура елгасы яры буенда урнашкан Карсунсук районы борынгы Кадыш (Пок­ровск) авылында крестьян гаиләсендә туган әлеге гадәти булмаган кешенең гомер юлы соклану уята.

    Николай Васильевич – профессор, Россия гуманитар фәннәр академиясе әгъзасы, академик, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе, публицист, туган якны өйрәнүче, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул 400дән күбрәк эш авторы булып тора, аларның төп темалары – провинциаль Россиянең тормышы, аның тарихы, мәдәнияте, рус крестьянының көнкүреше, Россия шагыйрьләре һәм язучыларының иҗатын киң таныту, туган якны өйрәнү. Ул “Махотин олаучы”, “Изге Сура”, “Кадыш эпосы”, “Әти бакчасы”, “Минем Посур ягым”, “Посур җире симфониясе”, “Сураның матур әкиятләре”, мемуар төрендәге күп томлы “Рус көндәлеге”  (2004 – 2015 еллар) һәм башка шундый тирән мәгънәдәге әсәрләр иҗат иткән. Аларда үз Ватаннарын яратучы кешеләр холкы, тәртиплелек һәм миһербанлык чагылдырылган, әсәрләр рус табигате, кече ватанның тарту көче, хезмәт кешеләре турында сөйли.

    Тәтешлеләрнең Николай Нарышкин һәм аның иҗаты белән беренче танышулары 2000 елда була, ә биш елдан соң Тәтеш ягы музее базасында  ЮНЕС­КОның 60 еллыгына багыш­ланган Республика Гуманитар форумы уза. Аның кысаларында җәмәгать эшлеклесе җитәкчелегендә түгәрәк өстәл эше оештырыла.

    Ул районда яшәүчеләрне кызыклы очрашулары һәм әңгәмәләре белән күп еллар дәвамында сөендереп тора, шәһәрдәге уку йортларында һәрвакытта түземсезләнеп көтеп алынган кунак  яшь буынны тирә-юньдәге кешеләрне һәм әйләнә-тирәдәге дөнь­яны яратырга өйрәтә. “Аның киң белемле, зиһенле булуына, матур итеп сөйләвенә һәркемнең дә ихластан соклануын бүгенгедәй хәтерлим. Ул Россия, яшьләр алдында торган бурычлар турында күңелгә үтеп керерлек итеп бәян итте, ә сорауларга тирән һәм тәэ­сирле җавап­лар әйтте. Шул вакыттан алып студентлар һәм укытучылар аның талантын хөрмәтли башладылар”, – диде гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева. Ул һәрбер очрашуга үз китапларын алып килә һәм аларны автор имзасын куеп бүләк итә. 

    Николай Нарышкинга күп­ вакытлар дәвамында­ Россиядә яшәүче төрле­ буын кешеләрен берләш­терергә насыйп була, ә аның әсәрләре элеккечә үк бәяләп бетергесез зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсенең якты көзгесе булып тора. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: