Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быелгы Сабан туе онлай рәвештә булачак

Ватандашлар җылы эчтәлектәге чыгышлары, матур җырлар белән котлауларын ирештерәчәк

(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таңнары"). Барлык бәйрәмнәр коронавирус пандемиясе белән бәйле 2020 елда телевидение төренә күчә бара.

Онлайн рәвештә уза торган Сабан туена ТНВ каналы үзенчәлекле телемарафон әзерләгән. Марафон сәгать 7дә "Сиңа миннән сәлам" программасында котлау белән башланып, көн буе барачак. Төрле районнардагы күренекле кешеләрдән, авыл халкыннан тәбрикләмәләр яңгырар дип ниятләнә. Ватандашлар җылы эчтәлектәге чыгышлар, матур җырлар, фоторәсемнәр, видеороликлар белән котлаулар ирештерәчәк.

"Татарлар" программасында 11 сәгать 30 минутта  алдагы елларда бөтен дөнья һәм Россиядә узган Сабантуйлары күрсәтеләчәк.

Мәдәният институты һәм  ЮХИДИ хезмәткәрләре сәгать 12дә бәйрәм концерты куячак. Анда төрле милләт вәкилләре катнашачак 

"Халкым минем" программасы кысаларында 14 сәгать 30 минутта республикабызның Азнакай районында алдагы елда үткәрелгән Сабан туе булачак.

Казан ипподромында 15 сәгатьтә Татарстан мәдәният министрлыгының Сабан туе-2020 уңаеннан әзерләгән концерты күрсәтелә.

"Халкым минем" программасы кысаларында 17 сәгатьтә алдагы елларда Самарада булып үткән Сабан туе күренеше тәкъдим ителәчәк.

"Халкым минем" программасы кысаларында 18 сәгатьтә Новосибирскида узган федераль Сабан туе-2019 булачак.

"Халкым минем" программасы кысаларында 20 сәгать 30 минутта Эстониядә Европа-2019 Сабан туе бәйрәм телемарафонын тәмамлаячак.

ТНВ телеканалы хәбәрчәләре мәгълүмати программалар эфирында республика буенча көн дәвамында булачак барлык онлайн рәвештәге чаралар хакында сөйләячәк һәм тамашачыларга бәйрәм кәефен, рух күтәренкелеген җиткерәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X