Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Быел көз Россия армиясе сафларын кырыктан артык Тәтеш егете тулыландырачак

    "Тормыш шулай корылган, илне гомер-гомергә сак­лаганнар", - кичәне алып баручылар Илдар Гыймадиев һәм Диа­на Шәрәфиеваларның сүз­ләре катгый яңгырый.

    Россия Кораллы Көчләре сафларына тәтешлеләрне озату гадәттәгечә тантаналы шартларда уза. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, хез­мәтләрендә уңышлар, сәламәтлек теләп, егетләрнең хәрби җитәкче­ләренең рәхмәтләрен алып, якташларын сөендереп хезмәт итүләрен һәм туган якларына чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтуларын теләде. Алар Троицк чиркәве побы Валентин Кострин һәм Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновның үгет-нәсый­хәтләрен, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллинның теләкләрен игътибар белән тыңладылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Майоров та булачак ил сакчыларына үзенең киңәшләрен җиткерде. "Кеше өчен Туган иленнән дә кадерлерәк нәрсә юк. Аны саклагыз!", - ветеран әйткәннәр аеруча дулкынландыргыч яңгырады.
    Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең актлар залында азрак дулкынланган, җитди, ки­чәге мәктәп укучылары, студентлар утыралар. Алар артында - курсантлар, янәшәләрендә - әти-әниләре һәм якыннары. Бүген яшьләргә ки­ңәшләр, хезмәтләрен намуслы үтәп кайтуларын теләүләр яңгырый. Балалык китә, өлгерү чоры җитә.
    Призывниклар өчен кадетлар, "Яшьлек" ансам­бле, "Таң йолдызы" вокаль дуэты, "Забава" вокаль-эс­трада студия­се, Анастасия Ильина һәм Надежда Антипова, Арина Тепловаларның музыкаль чыгышлары яңгырый. Хезмәт итеп кайт­каннан соң аларны кече ватаннарында шулай һәм аннан да сөенечлерәк итеп каршы алачаклар.
    "Мин барыбызга да уңышлар телим, - ди призывник Сергей Гусев. - Без армиягә Ватан алдындагы бурычыбызны үтәргә генә түгел, ә, иң мөһиме, аны, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны сакларга өйрәнергә китәбез. Хезмәт иткәндә шактый кыенлыкларны җиңәргә туры киләчәк, әмма без Россиянең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иттек, батырлык мәктәбен намуслы үттек, тәртипкә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәндек дип горурланып әйтә алачакбыз". "Дулкынланам, әл­бәттә, - әнисе, Светлана Васильевна улыннан күзен дә алмый. - Вакыт сизелми дә узар, хатлар алышырбыз. Еракта хезмәт итмәсә, бәлки барып та чыгарбыз".
    "Көньяк, Көнчыгыш, Көнбатыш, Үзәк хәрби округ­лар - хезмәт итү географиясе киң, илебез чиксез зур. Көзге чакырылыш старт алды. Районыбыздан кырыктан артык егет хезмәт итәргә китәчәк, - диде Фәнис Гарифуллин. - Егетләр мораль һәм физик яктан әзерлек­ле, шунысы игътибарга лаек, аларның күбесе чакыру буенча хәрби хезмәткә теләп китә, бу җаваплы һәм мактаулы. Армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең гражданлык бурычы. Законда язылган бурыч. Ә законны үтәргә кирәк.
    Призывникларның күбесенә хезмәт авыргарак туры килсә дә, тормыш­ларында иң файдалы чор булачак. Барсына да уңыш­лар телибез".
    Егетләр Дан Монументы янында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм венок салдылар. Тиздән алар Туган ил сагына басачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: