Быелгы көз гөмбәгә бай булды
Әмма шуны онытмаска кирәк, табигатькә чыгуның сәламәтлегегез өчен куркыныч тудыруы ихтимал, чөнки урмандагы кимерүчеләр геморрагик бизгәк чыганагы саналалар. Быел районда шундый 2 очрак булган: берсе - шәһәрдә һәм тагын берсе Алабирдедә (көнкүрештә). Шул уңайдан Роспотребнадзор территориаль бүлеге начальнигының Тәтеш районындагы урынбасары Олег Мазюкин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Олег Алексеевич, бу чирне булдырмау өчен сез нәрсәләр киңәш итәсез?
- Түбәндәге гади кагыйдәләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк: ял итү өчен үләннәре кыска булган аланны сайларга; ял иткән урынны азык калдыклары белән чүпләп калдырмаска; эчү өчен суны таныш булмаган һәм төзекләндерелмәгән чыганаклардан алмаска; чишмә суын кайнатырга; ашар алдыннан кулларны юарга. Ашамлыклар һәм су запасын кимерүчеләр керә алмаслык савытларда сакларга. Дача йортларын, дезинфекцияләүче средстволарны файдаланып, юып чыгарырга. Бакчада эшләгәндә, мал-туар караганда резина перчаткалар һәм саклагыч киемнәр кияргә.
Кимерүчеләргә каршы көрәш чараларын даими үткәрергә, моның өчен көнкүрештә кулланыла торган средстволарны файдаланырга, шулай ук шәхси гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә.
- Чирне ничек белеп була?
- Авыру билгеләре: тән температурасы кинәт 38-39 градуска кадәр күтәрелә, туңып калтырата, тән сызлый, баш һәм мускуллар авырта, бигрәк тә балтыр ите, тәнгә нокталар кебек кан төшә, димәк, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай эшләмәгәндә, чирнең катлаулануы һәм эчке әгъзаларның зарарлануы мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев