Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чәчүлекләрне саклау һәм терлек азыгы әзерләү

Бүгенге көндә аграрийларның төп бурычы – чәчүлекләрне карау һәм терлек азыгы әзерләү.

Бу хакта без районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәмис ­Гарипов белән әңгәмә кордык.

– Рәмис Әхмәтович, районның үсемлекчелек ­тармагындагы хәзерге вәзгыять турында сөйләгезче. 

– Хәзерге вакытта саклау чараларын үткәрү гаять мөһим: район буенча 183 мең гектардан артык чәчүлекне эшкәртергә кирәк. Әлеге чаралар хәзерге вакыт­та ­31 297 гектар мәйданда үткәрелде, бу планның 17 процентын тәшкил итә. Шулардан 15 412 гектары – чүп үләннәренә каршы, 6 540 гектары – корткычлардан һәм 9 345 гектары авырулардан эшкәртелде.

– Саклау чараларын үткәрү темплары нинди һәм аларны тизләтү өчен нәрсә эшләргә кирәк? 

– Саклау чаралары буенча темп­ларны арттырырга кирәк, чөнки кырларда чүп үләннәренең куе булып үсүе күзәтелә. Язгы культураларда гербицидлар белән эшкәртүнең иң кулай вакытын кулдан ычкындырмау һәм моны яфрак аша тукландыру белән бергә алып бару мөһим.

– Төп культуралар үсешнең ­кайсы фазасында? 

– Көзге бөртекле культуралар – икенче буынтыкның көпшәгә чыгу фазасында. Язгы бөртекле культуралар – ике-өч яфрак фазасында. Көннәр эссе тору белән бергә, борчалар һәм бөртеклеләр чебеннәре яшь шытымнарга зыян сала башлаячак. Корткычларның үрчүен күзәтү астында тотарга һәм инсектицидлар белән эшкәртүне үз вакытында үткәрергә кирәк.

– Шикәр чөгендере белән хәлләр ничегрәк? 

– Һәр хуҗалыкта үсем­лек­ләрнең үсеш фазасы ­аерыла.  Хәзерге вакытта чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү үткәрергә кирәк.

– Азык әзерләү мәсьәләләренә күчик. 

– Терлекләрнең продуктлылыгы һәм югары табышлы сөт җитештерү азык әзерләүнең никадәр оешканлык белән үтүенә бәйле булачак. Агымдагы елда безгә 68 400 тонна силос, 59 195 тонна сенаж һәм 7 183 тонна печән әзерләргә кирәк. Планлаштырылган ихтыяҗ – бер шартлы малга 40 центнер азык берәмлеге.

– Азык белән тәэмин ителеш нинди һәм әзерләү барышында нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? 

– Бездә калган бер шартлы малга 25,85 центнер азык берәмлеге бар, бу яңа азык әзерләгәндә санга түгел, ә сыйфатка төп басым ясарга мөмкинлек бирә. Күпьеллык үләннәр чәчәк ата башлау фазасында. Һәр хуҗалыкка үләннәрнең үсешенә һәм яшел массадагы коры матдә күләменә көндәлек күзәтү алып барырга кирәк. Чабып алу өчен коры матдә 30 проценттан ким булмаска тиеш – бу печән һәм сенажның югары сыйфатын тәэмин итә.

– Азык культураларын әзерләүнең нинди үзенчәлекләре бар? 

– Кузаклы азык культуралары чәчәк ату башында максималь тук­лыклылыкка ирешә: протеин күләме – 24 процент, алышынучан энергия – 11,5 мегаджоуль. Чәчәк ату тәмамлангач, азык үләннәре туклыклылыгын югалта: протеин күләме 16 процентка кадәр, алышынучан энергия 9 мегаджоульгә кадәр кими. Өстәмә концентратлардан башка бер сыердан нибары 15 килограмм сөт алырга гына мөмкин булачак. Шуңа күрә терлекчелекнең продуктлылыгы азык берәмлеге әзерләүнең оешканлыгыннан һәм вакытында башкарылуыннан бәйле булачак.

– Нинди техникалар җәлеп ителәчәк һәм ул нинди вакытларга билгеләнгән? 

– Азык әзерләүдә 15 азык җыю комбайны, 16 үзйөрешле чапкыч, 33 тагылма чапкыч һәм 41 тыгызлагыч-җыйгыч кулланылачак. Күпьеллык үләннәрнең беренче чабымын 15 июньгә кадәр тәмамларга кирәк.

– Техниканы әзерләгәндә һәм эшне оештырганда нәрсәгә игътибар итәргә? 

– Аерым игътибарны терлек азыгы җыю комбайннарының ваклау аппаратлары торышына юнәлтергә кирәк, пычакларын вакытында үткенләп тору зарур – бу ягулык куллануны 20 процентка киметә, двигательгә төшкән йөкләнешне 25 процентка кадәр азайта һәм җитештерүчәнлекне арттыра. Шулай ук хезмәтне сак­лау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим: медицина тикшерүләре узу, инструктажлар оештыру, эшчеләрне махсус кием һәм шәхси саклану әйберләре белән тәэмин итү зарур. Барлык үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналары ике төзек утсүндергеч һәм очкын сүндергеч белән җиһазландырылган булырга тиеш. Уңыш кына түгел, ә район хуҗалыкларының икътисади тотрыклылыгы да барлык чараларның үз вакытында һәм сыйфатлы үткәрелүенә бәйле.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Терлекләргә ел әйләнәсе ашату өчен әзерләргә кирәк: 
силос – 68 400 тонна; 
сенаж – 59 195 тонна;
 печән – 7 183 тонна.
Ихтыяҗ бер шартлы ­малга 40 центнер тупас һәм сусыл азык берәмлеге исәбендә күрсәтелгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев