Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чанаңны җәйдән әзерлә...

Чүп үләне басып китсә, моны төзәтергә була, иң мөһиме - онытылмасын гына...

Җылы көннәрне ничек кенә озайтасы килсә дә, табигать үзенекен итә - термометр түбән температураны күрсәтә. Райондагы йөзләгән малай кышны көтеп, үзләренең тимераякларын караштыралар, ә кызлар үзләрен "Бозда бию" геройлары кебек, анда шуу өчен салкыннарны көтәләр. Алар районның өч хоккей мәйданчыгында үзләренең хыялларын тормышка ашыра алалар. Көньяк микрорайондагы һәм техникум янындагы хоккей "тартмасы"ның әзерлеге әлегә борчымый, ә менә Олы Тарханда урнашкан мәйдан начар хәлдә. Тарт­маның тышкы һәм эчке ягында үскән юан чүп-чарны юк итү өчен зур тырышлык куярга туры киләчәк. Үләннең өчтән бере чабылды, әмма эшне ахырына кадәр җиткермәделәр - әллә озакка сузылган яңгырлар комачаулады, әллә тырышлык җитеп бетмәде. Уен мәйданын тигезләү дә күп көч таләп итәчәк. Авыл халкы тартманы көтү көтәр өчен кулланган ахрысы, аны таптап, пычратып бетергәннәр. Һәм иң мөһиме: хоккей мәйданының торышы һәм әлеге спорт объектын кышкы көннәргә әзерләү мәсьәләсе хәзергә хәтле хәл ителмәгән.

Спорт балаларыбызны компьютер мониторыннан аеручы, аларны начар уйлардан һәм эшләрдән аралаучы чараларның берсе. Хоккей мәйданчык­лары, гаять кыйммәтле, балаларга спорттагы хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге.

Проблемаларын чишәргә теләмәүчеләр ни өчен аны чишеп булмавын аңлаталар, ә балаларының, яшьләрнең сәламәтлеге һәм киләчәге белән кызыксынучылар спорт корылмаларын яңадан торгызу һәм саклау юлларын эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев