Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Чыршыбыз – иң яхшысы!

    Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында "Үзәк яңа ел чыршысын иң матур итеп бизәүгә" республика конкурсының "Шәһәр һәм авыл халкы булган муниципаль районнарда Үзәк яңа ел чыршысын иң матур итеп бизәү" номинациясендә Тәтеш җиңүче булды.

    Чәршәмбе көнне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгының бердәм йомгаклау коллегиясендә чыршы шәһәрчекләрен матур итеп бизәүгә республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Район башлыгы Валерий Чершинцев Татарстан рес­публикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан мактаулы бүләк - Диплом һәм бер миллионга сертификат алды.

    Бу номинациядә Саба районы икенче урынга чык­ты (приз фонды - 500 мең сум), өченче урында - Мамадыш (250 мең сум).
    Бәяләгәндә үзәк чыршының нәфис итеп бизәлеше, яктыртылышы гына түгел, ә шәһәрнең бәйрәмгә әзерлеге, чыршы янындагы бәйрәм чаралары да, шулай ук үзенчәлек һәм яңача якын килү дә игътибарга алынган. Конкурска нәтиҗә ясаганда халыктан сораштырулар да күз уңында тотылган.

    Безнең чыршы югары бүләккә лаек булды. Монда район һәм шәһәр җитәкчелегенең, предприятиеләр, оешмаларның хезмәт коллективларының - барлык тәтешлеләрнең дә өлеше зур. Акча районның Төп яңа ел чыршысы-2015не бизәү өчен тотылачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: