Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиләбегә сәфәр

Тәтеш районда “Ак калфак” оешмасы агымдагы елдан эшли башлады.

(Тәтеш, 20 июня, «Тәтеш таңнары»). Шәһәребездә һәм ундүрт татар авылында Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге оешманың тулыр-тулмас биш ай эчендәге вакыйгаларга бай тормышын һәр төбәктә күзәтеп баралар һәм тиешле бәясен бирәләр булып чык­ты.

Бәя дигәне шул: оешмабыз Чиләбегә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Чиләбе өлкәсе татар конгрессы белән берлектә оештырылган, комитет рәисе Ринат Закиров имзасы куелган күчмә утырышка чакыру алды.

Без, җитәкчебез Рима Сафиуллова, аның урынбасары Асия Ибраһимова, оешманың сәркатибе Сәлимә Арсланова, гаять зур дулкынлану белән беренче эшлекле сәфәргә кузгалдык. Матур табигатьне күзәтеп, юлдашларыбыз белән танышып-аралашып бара торгач, бер мең чак­рымны үткәнне сизми дә калганбыз. Алдыбызда – Россиядә иң күп металл җитештерүче, корыч коючы, көньяк Уралның мәркәзе – Чиләбе шәһәре.
Биредә 2011 елдан бирле гамәлдә булган “Татар кызы” проектын зур күләмлеләрдән дип атарга мөмкин. Мәгълүм булганча, татар телен, мәдәниятен, йола-гадәтләрен сак­лауны, киләчәкне дәвам итүче кызларга милли рух өрүне күз уңында тотучы бу бәйге инде дөнья­ күләменә чыккан.

Чиләбе татарлары милләт җанлы хатын-кызны кече яшьтән гаилә һәм җәмгыять бердәмлегендә тәрбияләргә кирәк дигән фикердә торалар. Әлеге инану төбәктә “Татар кызы. Нәни энҗеләр” уникаль проектын тормышка ашырып килүгә көч биргән. Проектның рухи “анасы” – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова (ул безнең белән очрашуга килде) әйтүенчә, бу чара буыннарны берләштерүче көчкә ия һәм күпмилләтле, күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәүче татар халкында ерак бабаларыбызның туган телен, рухи хәзинәсен саклауга хезмәт итә. 

Без барган күчмә утырыш нәкъ менә шушы “Татар кызы. Нәни энҗеләр-2018” бәйгесен уздыру тәҗ­рибәсе белән уртаклашуга багышланган иде. Бәйгедә 7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Финалга, гадәттә, сигездән алып унөч яшькә кадәрге кызлар  чыга. Моңа укыту-тәрбия, мәдәният-сәнгать, спорт, һөнәрчелек һәм башка өлкәләрдәге осталарның иң-иңнәре генә җәлеп ителә. Һәр номинациянең үз тематикасы бар.
Балаларга рухи мирасны тапшыру, күңелләренә милләтпәрвәрлек орлыклары салуның таяну ноктасы булып, бер елны – гаилә, икенче елны – халык җырлары, өченчесендә – кошлар кебек темалар хезмәт итә. Быелгысы, мәсәлән, татар халык әкиятләренә багышланган иде. Сайлап алу “Интеллект”, “Аш-су”, “Театр”, “Кул эшләре”, “Спорт”, “Йола” һәм башка этапларны узган быелгы 12 “нәни энҗе бөртеге” Чиләбе дәүләт филармониясе сәхнәсендә, әтиләре, Казаннан махсус чакырылып килгән Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм башка артистлар белән бергә, татар халкының “Өч кыз” әкиятенә нигезләнгән күренеш күрсәтте. Бу тамаша, чынлап та, әкияткә охшаган иде. Әйтергә кирәк, 2013 елдан бирле гаять зур эшләр башкарылган. 

Тарихи ватаннарыннан, сөекле мәркәзебез Казаннан еракта яшәп ятучы Чиләбе татарлары янына барып үзләштергән бу тәҗрибә бәяләп бетергесез кыйм­мәткә ия. Әлеге уникаль проект кысаларына сыйган эш, хәл ителгән мәсьәлә, тормышка ашырылган уй-максатларның исәбе-хисабы юк. Шулардан иң мөһимнәре: балаларның, бу очракта булачак аналарның, үзләрен газиз халкының дәвамчысы булып тоюына ирешү, туган теленә, тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт, хөрмәт, ата-аналарда балалары аша милли үзаң тәрбияләү, буыннар чылбырын ныгыту, гаиләне берләштерү. Башка милләтләр, телләр, мәдәниятләр чолганышында яшәп тә максатларының зур, гамәлләренең изге булуына инанган хәлдә, татар халкының рухи кыйммәтләрен башкаларга үрнәк итеп күрсәтә алучы Чиләбе татарлары үзләре дә соклану һәм үрнәк булуга лаек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X