Шофер, кагыйдәне үтә
Бүген, 17 мартта, Тәтеш районында һәм Тәтеш шәһәрендә Буа ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча рейд уздырдылар.
Төп кагыйдә бозулар дип танылдылар:
- автотранспорт шоферы һәм шулай ук пассажирларның иминлек каешларын эләктермәүләре;
- номерларның пычрак булуы;
- балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү;
- автомашина шоферларының "җәяүлеләр кичүе" билгесе алдыннан тизлекне киметмәүләре һәм "зебрага" аяк баскан җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәүләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев