Шәһәрлеләр еш кына тиешсез чүп-чарны контейнер мәйданчыкларына китереп өяләр.
Ә язын һәм көзен каты көнкүреш калдыклары җыю әрҗәләре үлән, яшелчә сабаклары, агач ботаклары һәм терлек астыннан чыккан тирес белән тула.
Мин, Төньяк микрорайонда яшәүче, зур булмаган чүп пакетын ташларга дип килгәч, контейнерны тутырып яткан, алмалары да коелмаган алмагач ботагын күреп шаккаттым.
Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, андый калдыкларны әрҗәгә салырга да, яки аның янәшәсенә ташларга да ярамый, бу шәһәр территориясен төзекләндерү Кагыйдәләре нигезендә тыела. "Әлеге Кагыйдә таләпләрен бозган өчен гамәлдәге закон нигезендә административ җаваплылык каралган", - документтан өземтәне сүзмә-сүз китердем. Әмма әлеге агач ботагын сөйрәп китереп бункерга салган кешенең бу хакта белүе шикле.
"Хуҗалыкчыл кеше түгеллеге күренеп тора, аның урынында мин ботакларны турап, мунча миченә ягар идем", - дигән нәтиҗә ясады узып баручы, минем аптырап карап торуымны күреп.
Шулай да мин пакетымны ботаклар арасыннан төшереп җибәрә алдым. Аны үзен генә алып китәрләр, мөгаен, чөнки башкаларга урын калмаган бит.
Нет комментариев