Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәй эчү йоласы

Чәй эчү – көндәлек тормы­шыбызның алыштыргысыз күренеше, вакытны үткәрү һәм аралашу өчен иң яраткан алымнарның берсе.

(Тәтеш, 20 сентябрь, Тәтеш таңнары).

Хәер, соңгы вакытта искит­мәле ялтырап торган самавырны һәм өстәлләрдә тәлинкәсе белән гаҗәеп матур чәшкәләрне дә күрмәссең, аларны чәй пакетлары белән кружкалар кысрыклап чыгара. Аскуймалы стаканнар ерак юлларда йөри торган поездларда, аннары инде музей киштәләрендә генә калды. Русиядә чәй традицияләренә зур әһәмият биргәннәр. Чәй эчү сәгатьләр буе дәвам иткән, анда кунаклар чакырылган, өстәл янында әңгәмәләр һәм сөйләшүләр алып барылган. Чәйне мунчадан соң, “җиде кат тир чыкканчыга кадәр” эчкәннәр. Чәй эчүнең тулы субкультурасы: дворян, сәүдәгәр алпавыты, мещанская һәм гади халык чәй эчүе субкультуралары булган. Мисалга, сәүдәгәрләрнең өстәлләре төрле тәм-томнардан сыгылып торган, ә чәйгә җыелган халык рус романсларын башкарган. Тик бер нәрсә – кайнап утырган самавыр, хуш исле кайнатма, клиндер, күпереп пешкән пироглар һәм баллы ризыклар, шикәр белән чәй үзгәрешсез калган. Чәйнек каплагыч – иң танылган өстәл бизәге булган. Кабарып торган итәк кигән хатын-кыз рәвешендә ясалган махсус кап­лавыч бүгенге көндә дә бардыр мөгаен. Чәй кайнарлыгын озаг­рак сакласын өчен, аның белән чәйнекне каплап куйганнар. Шунысы кызык, револю­циягә кадәрге Россиядә спиртлы эчемлекләргә урын калдырмаган чәй эчү урыннары да булган. Граммофон яңгырап торган, бильярд һәм шашка уйнап вакытны тизрәк үткәрергә мөмкин булган, шулай ук килүчеләргә өстәмә хезмәтләр сыйфатында газета төпләнмәләре тәкъдим ителгән. “Чәйне шартын туры китереп эчү – ул шулай ук үзенә бер төрле фән”, – дип саныйлар Монастырский авылыннан Тимариннар һәм Кирилиннар гаиләләре. Уртак чәй өстәле – гаилә әгъзалары арасында мәхәббәт һәм дуслыкны саклый, туганлык һәм дуслык җепләрен ныгыта, ә өстәлдә кайнап торган самавыр күңел күтәренкелеге, иминлек һәм бәхетле булу хисләре тудыра. – Русларның чәй эчү йоласы турында сөйлисе килә. Самавырдан, тәлинкәдән клиндер яки прәннек, шикәр белән чәй эчү – тәмле! Хәзерге вакытта чәйне болай эчмиләр, бу традицияне яңадан торгызасы килә! – ди Марина Кирилина. – Русиядә чәйне табигатьтә эчәргә яратканнар: утар парк­ларында чәй беседкалары ясап куйганнар, самавырларны үзләре белән пикникларга һәм хәтта чит илгә сәфәргә чыкканда да алганнар. Тәлинкә русларда чәй эчүнең иң мөһим символларының берсе булып саналган. Чәйне һичшиксез, кайнар килеш, тәлинкәгә аз-азлап кына салып эчкәннәр. Чәйне эчеп бетергәч, чәшкәне астын өскә әйләндереп каплап куярга һәм аңа калган шикәрне салырга кирәк булган. Әле тагын касәдә калган кашык та, кешенең чәй эчеп туюын һәм тантанадан канәгатьлек алуын аңлаткан. Яхшы төркемдә күңелле сөйләшүләр Русиядә чәй эчүнең мөһим өлеше булгандыр, мөгаен. Менә без дә гаиләбездә русларның гореф-гадәтләрен сакларга тырышабыз – җәйге кичләрдә бакчада самавыр янында утырырга, үлән чәе эчәргә яратабыз. Балаларыбызга да Ватаныбызның гореф-гадәтләрен сөйлибез һәм күрсәтәбез. Безгә чәй эчүдә аерым мохит булдыру ошый. Без барыбыз да рус халык костюмнары киябез, җилкәгә шәл ябабыз һәм аралашабыз, чөнки нәкъ тә менә аралашу – чәй өстәлендә иң әһәмиятлесе булып тора. Заманның үзгәрүенә карамас­тан, чәй традиция­се безнең белән кала.

Чәй әзерләү серләре • Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә әзер дигән сүз түгел әле. • Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк. • Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә. • Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була. • Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең исә зарардан башка файдасы юк. • Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә; 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра; 6 минут пешкән чәй – иң тәмле, хуш исле чәй санала.
Сезнең “Тәтеш таңнары”

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев