Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыгыш ясау осталыгына өйрәнгәннәр

Тәтеш районы шушы көннәрдә район мә­дәният йортында сәхнә осталары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хез­мәткәрләре, КазГИКның сәхнә сөйләме буенча белгечләр кабул итте. 

(Тәтеш, 9 июнь, "Тәтеш таннары").
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык 
алдында татар телендә  чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү үткәрелә. Республика 
районнарында оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләре өчен дәресне Казан дәүләт 
мәдәният институты укытучылары үткәрә.

Тәтеш районы шушы көннәрдә район мә­дәният йортында сәхнә осталары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хез­мәткәрләре, КазГИКның сәхнә сөйләме буенча белгечләр кабул итте. 
Институт укытучылары ораторлык сәнгате дәресләре вакытында депутатлар, авыл җир­лекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре, рай­он мәгариф учреждениеләре һәм мәдәният уч­реждениеләре вәкилләре белән сөйләмдәге гадәти җитешсезлекләрне һәм аларны бетерү алымнары турында фикер алыштылар, халык алдында чыгыш ясау сәнгатен үзләштерү буенча мөстәкыйль эш алып бару өчен практик тренинглар үткәрделәр.
Чарада катнашучылар укытучыларның чы­гышларын кызыксынып тыңладылар, мас­тер-классларда катнаштылар. Тәтеш районы баш­карма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина дәрес ахырында Ка­зан дәүләт мәдәният институты укытучыларына рәхмәт белдерде.
– Бик кызыклы уку, мондый чаралар күбрәк булса, безнең халык алдында, шул исәптән татар телендә дә чыгыш ясый белү осталыгыбыз һәр чыгыш саен югарырак булыр иде, дип уйлыйм, – диде Гөлнара Фәрит кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев