Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чылбыр өзелде

– Кызыма алтын чылбыр сатып алдым, өйгә кайткач җимереклеге ачыкланды – бер рәте ямьшәйгән иде. Кибеткә дәгъва белдереп мөрәҗәгать иткәч, алтын әйберне алыштыру һәм кире кайтару мөмкин түгеллегенә сылтап, миңа баш тарттылар. Ирина Т., Тәтеш

 (Тәтеш, 17 сентябрь, «Тәтеш таңнары»,   Алсу Җиһаншина фотосы).  Мөрәҗәгатенә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эсперт-белгече Елена Сазонова җавап бирә:
– Әгәр сез үзегезнең бизәнү әйберендә яшерен кимчелек ачыкласагыз, ул чакта сезнең сатучыга дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә 24 ай вакытыгыз бар. Сатучыдан гарантия вакытына төгәллек кертегез һәм аны товар чегында, яки башка төрдә рәсмиләштерер­гә таләп итегез. Кулланучы гарантия вакыты чыкканнан соң да кулында үз хисабына мөстәкыйль башкарылганын раслаучы һәм производство җитешсезлеге хакындагы экспертиза бәяләмәсе булганда, шулай ук дәгъва белдерә ала. Әгәр инде товарда кимчелек һәм ул гарантиядә булса, сатып алучы товарны алыштыру, сатучы хисабына ремонтлау, товар өчен түләнгән акча суммасын кире кайтаруга таләп итү хокукына ия.

Әгәр сатучы тарафыннан үткәрелгән экспертиза сатып алучының товарны файдалану кагыйдәләрен бозу, аны саклау, яисә аның җиңә алмаслык көч белән яки өченче зат аркасында барлыкка килүен расласа, сатучы әлеге кимчелекләр өчен җаваплылыкны үз өстенә алмый. Ягъни, әгәр әйбердә кимчелек, конструкцияләре бозылу, төсендә физик яки химик йогынтыга бәйле үзгәрешләр булса, ул чакта сезнең таләпләр канәгатьләндерелмәячәк. Әгәр ювелир әйберләр төсе, үлчәме яки кайбер яклары буенча туры килмәсә, сез аны шулай ук алыштыра алмыйсыз, чөнки ул яхшы сыйфатта булганда кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш түгел. Шуңа күрә, алтын әйберләр сатып алганда, чиктән тыш игътибарлы булыгыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев