Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын күңелдән

Оттырышта катнашу өчен безнең гәҗиткә язылучылардан килгән квитанция­ләрнең саны артканнан-арта бара.

“Редакциягә хатлар килә дә килә”, – диде хат ташучы. 

Гәҗитне яратуларын белдергән һәм сәламәтлек, җитеш­лек, бет­мәс-төкәнмәс иҗа­­ди уңыш­лар теләгән хатларны­ алу аеруча да сөендерә. Укучыларыбыз­ның хөрмәте һәм хуплавы бик мөһим.

“Исәнмесез! Үземне хәтерләгәннән бирле, без һәрвакытта сезнең гәҗитне яздырдык, яздырабыз һәм яздырачакбыз”, – дип яза тәтешле Светлана Камфарова. Ул күп еллардан бирле “Подписка бүләк ит” хәйрия акциясендә катнаша – үзенең танышы, ялгыз яшәүче пенсионерга район гәҗитен яздыра. 

Мондый киң күңелле, юмарт һәм тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы кешеләр турында белгәч, безне дә шатлык хисләре биләп ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев