Чирне булдырмый калырга мөмкин
Ноябрьдә Бөтендөнья диабет белән көрәш көне билгеләп үтелә.
Әлеге җитди чир турында без Тәтеш үзәк район хастаханәсенең участок табибы Динара Хәбибуллина белән әңгәмә кордык, ул безнең районда 2нче типтагы шикәр диабеты белән меңгә якын кеше авыруы турында хәбәр итте.
– Динара Руслановна, шикәр диабеты нәрсә ул?
– Икенче типтагы шикәр диабеты организмның ашказаны асты бизендә эшләп чыгарыла торган инсулинны нәтиҗәле файдалана алмавы аркасында килеп чыга. Бу кандагы шикәрнең артуына китерә, алга таба, авыруга карата тиешле күзәтү булмаса, өзлегүләр булырга мөмкин.
– Шикәр диабетының көчәю куркынычы факторларын әйтегез әле.
– Икенче типтагы шикәр диабетының көчәю куркынычы факторларына яшь (45 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр), артык гәүдә авырлыгы һәм симерү, туганнарда шикәр диабеты булу, гестацион диабет (йөклелек вакытында кандагы шикәрнең югары булуы), шулай ук өстәмә чирләр булу (артериаль гипертензия, яичниклар поликистозы, йөрәк-кан тамырлары системасы тайпылышы) керә.
– Әлеге авыруны профилактикалауның нинди чараларын тәкъдим итә аласыз?
– Диета. Гәүдә авырлыгы кирәгеннән артык зур булганда, нәрсәләр белән тукланырга икәнлегенә күзәтчелек итеп торырга кирәк: ризыкларга глюкозасы аз булган яшелчә һәм җиләк-җимешләр керсен, ипи, онлы ризыклар, бәрәңге, майлы, әче, ысланган һәм татлы ризыклар куллануны чикләү зарур. Хәлдән килгәнчә физик эшләр башкарырга кирәк. Көн саен җәяү йөрү яки бассейнда йөзү моның кулай ысулы булачак. Җиңелчә физик күнегүләр, әгәр аларны атнага кимендә биш тапкыр эшләсәң, 2нче типтагы шикәр диабетының көчәю куркынычын 50 процентка киметә. Психологик халәтне нормага китерү мөһим. Нәкъ тә стресс матдәләр алмашы бозылуга, симерүгә һәм чирнең көчәюенә сәбәпче булырга мөмкин. Ел саен диспансеризация узу турында онытмаска кирәк. Шулай ук диабет куркынычы факторлары булган кешеләргә сезонлы инфекцияләрдән ел саен вакцина ясату мөһим, чөнки бу вируслы инфекцияләрнең авыр үтүен һәм аларның өзлегүләр китереп чыгаруын булдырмаска мөмкинлек бирә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев